Рөстәм Миңнеханов Елисаветин-Сергиев агарту җәмгыяте җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институтының «Тарихта хәйриячелек» халыкара үзәге җитәкчесе, «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты. Очрашуда шулай ук Европа демократия һәм хезмәттәшлек институты башлыгы, «тарихи перспективаларны өйрәнү фонды» КБО Президенты Наталия Нарочницкая катнашты., дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Казанга визитлары кысаларында кунаклар Казан Изге Ана иконасы Соборын изгеләндерү тантанасында булдылар һәм гыйбадәтханәне торгызу эшләренең сыйфатын югары бәяләделәр.

Әңгәмә барышында яклар музей эше һәм туризмны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәдәни-агарту проектларын гамәлгә ашыру һәм алга таба уртак эш планнары турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Анна Громовага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Марат Моратов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.


Фикер өстәү