«Яндекс.Драйв» каршеринг автомобильләр компаниясенең машинасы катнашында юл һәлакәте булган.

Казанда «Яндекс.Драйв» каршеринг автомобильләр компаниясенең машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Машина йөртүче җәяүлене бәрдергән, җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән, дип хәбәр итәләр Казан юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә.

«Юл һәлакәте Юлиус Фучик урамындагы 105 номерлы йорт каршында булган. 40 яшьлек ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл йөрү өлешенә чыккан була, ә 23 яшьлек машина йөртүче аны күреп өлгерми, һәм бәрдерә», – дип белдерәләр муниципаль хезмәттә.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Медицина тикшеренүе машина йөртүчесе аек хәлдә булуын аныклый.


Фикер өстәү