Чаллыда автобус йөртүчесе җәяүлене бәрдереп үтергән

Яр Чаллыда автобус йөртүче 63 яшьлек җәяүлене бәрдергән.Бу хакта ЮХИДИнең җирле пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.

32 яшьлек шофер Цех юлы ягыннан Профильле урам буйлап  хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җәяүле рөхсәт ителмәгән җирдә юл аркалы чыккан. Шул ук вакытта аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмавы ачыклана. Җәяүле медиклар килгәнче вафат булган.

— Юл транспорт һәлакәтендә гаеплеләрне ачыклау өчен тикшерү башланды, — дип билгеләп үткән автоинспекторлар.


Фикер өстәү