Фермер Булат Дунаев: «Яшелчәчелек тармагында кул хезмәте алдан йөри»

Кукмара районының Янил авылында яшәүче әтиле-уллы Булат һәм Камил Дунаевлар хуҗалыкларында үскән яшелчә уңышыннан бик канәгать быел. Без дә эшнең кызу чагына туры килдек. Дунаевлар, авыл халкы белән бергәләп, басуда кишер җыялар иде. Инде бәрәңге, сарымсак, суган, чөгендер уңышын җыеп алып, урнаштырырга да өлгергәннәр. Кишерне тапшыру белән дә проблемалары юк. 

– Яшелчәчелек белән без дүрт ел элек шөгыльләнә башладык, – диде Булат Дунаев. – Башта Авыл хуҗалыгы министрлыгының грантын откан идек. Эшне шуның белән башлап җибәрдек. Орлыклар, ашламалар, акрынлап техника алдык. Ул елларда транспорт юнәтү авыррак иде. Танышлардан, дуслардан алып торган чаклар да булды. Хәзер эшне алып бару күпкә уңайлы.

Басуның күпчелек өлешендә кишер үсә. Быел фермерлар гектарыннан 300 центнер уңыш алуга ирешкән.

– Яшелчәчелекнең төп үзенчәлеге шунда: күпчелек эшне кул белән эшлисе. Урнаштыру проблемасы булганы юк. Быел ихтыяҗ тагын да зуррак, чөнки халыкта яшелчә уңмады, – ди алар.

Кишернең бер килограммын – 30, суганны – 30, сарымсакны – 250–300, бәрәңгене 25 сумнан сатканнар. Күпләр, коры ел килү сәбәпле, икенче икмәк уңышы азлыктан зарланса, Дунаевлар, киресенчә, уңыш мул булды, ди.

– 120 центнер бәрәңге алдык. Елына күрә бик яхшы булды. Гала сортын утырткан идек. Чәчәк аткан вакытта яңгыр явуның файдасы зур булды. Бәхет эше инде. Су сиптереп үстермәгәч, бар өмет – явым-төшемдә. Кишер дә эре, күп булды.  Күрше-тирәдәге хуҗалыкларда бөтенләй тишелмәде бит. Кат-кат утыртып кына уңыш алучылар да булды. Безгә ул яктан уңыш елмайды. Тиз арада сатып та бетердек. Хәтта ярминкәләргә алып чыгарлык та калмады. Башка яшелчәләрне дә шулай тиз арада алып китеп бетерделәр, – диде Булат Дунаев.

Төп хезмәт әти белән ул җилкәсенә төшә. Бары тик сезон вакытында гына ярдәмгә авылдашларын дәшәләр.

– Чакыру белән үк, сөенә-сөенә киләбез. Акчаны вакытында түлиләр. Уңышлары да яхшы чыга. Без, авыл халкы, эштән курыкмыйбыз. Саулык булганда, тырышып эшлибез. Үзебезнең бакчадагы кишерләр болай уңмады.  Башка авылдашлар да, яшелчә сорап, читкә бармый, үзебезнең егетләр янына килә,  – диде үзен Илмира апа дип таныштырган авылдашы.

Яшелчәләрне, гадәттә, басудан гына алып китәләр икән. Без анда булган арада гына да берничә кеше кишер алып китте. Бәрәңге сораучы да булды, тик фермерлар анысын сатып бетергән инде.
– Тырышсаң, үз алдыңа максат куеп эшләсәң, авылда да менә дигән итеп яшәп була, – дигән фикердә тора Булат Дунаев. – Дөрес, иртә таңнан башлап кичкә кадәр эшләргә кирәк инде. Майның беренче көненнән үк басудан кайтып кермибез. Яшелчәләрне җыеп алгач та, туфракны әзерләп куярга кирәк. Ләкин тырышкан хезмәтнең нәтиҗәсен күргәч, дөрес юлда булуыбызга инанабыз һәм яңа максатлар куеп эшлибез.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү