82 яшьлек Рафис Әскәров: «Ирләрнең тормышы – хатыннар кулында»

Гомер көзен һәркем үзенчә үткәрә. Берәүләр дөнья мәшәкатьләренә чума, балаларына ярдәм итәм дип эшләп йөри. Икенчеләр онык караша, өченчеләр үз көенә яши. Барысын да бер нәрсә берләштерә – тормыш тәҗрибәсе. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шундый тәҗрибәле, әле дә тормыш активлыгын югалтмаган өлкәннәребез белән аралаштык.

Саба районының Эзмә авылында яшәүче Рафис Әскәровка үз яшен биреп булмый. Әле дә егет ул! Кулыннан килмәгән эше юк. Каралты-кураларын тәртиптә тота, балта эшенә дә оста.  Машина да йөртә.  «Сез пенсиядәме?» – дип тә сорыйлар икән. Чынлыкта Рафис абыйга – 82 яшь. Ул үзенең яшь калу серен хәрәкәттә дип аңлата.  Шуңа өстәп, хатынын да мактап куя.

–   Ирләрнең тормышы – хатыннар кулында, – ди хатыны Сания апа. – Тикмәгә генә, ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын, димиләр. Рафис абыегызны аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәдем. Ул да миңа начар булмады. Без – хәзерге кебек 5–6 ел йөреп түгел, 2–3 көн очрашып гаилә корган кешеләр. Шөкер, аңа карап тормадык, тормышыбыз үкенерлек булмады. Ирем гел яшьләр янында йөрде, хәзер дә шулай. Оныклар белән яшәрә. Йорттагы эшне кешегә эшләтмәдек. Рафисымның кулы алтын.

Теләче районының Алан кызы үзләренә эшкә килгән егеткә бер күрүдә гашыйк була. Ирдән китү, аерылу кебек уйлар беркайчан да башына да кереп чыкмый.

– Ул чакта тормыш җиңел түгел иде. Яшьлек белән авырлыкны сизмәгәнбез генә. Юкка-барга ачуланышып, үпкәләшеп яшәмәдек.  Дүрт балабыз булды. Олы кызыбыз Илүсәм артыннан туган улыбыз Илгизәрне 9 яшендә югалттык. Кан рагы диделәр. Аннан соң тагын ике кыз алып кайттык, – ди Сания апа.

Еллар узса да, арадагы мәхәббәт хисе югалмаган. Рафис абый әле дә яшьлектәге кебек романтик икән, хатынына чәчәкләр бүләк итә.

– Ир-атны ир итәргә кирәк. Әгәр шуны эшләсәң, бәхетле гомер кичерәсең. Ярату белән генә яшәп булмый. Арада хөрмәт, ышаныч булу кирәк. Иремнән серем дә булмады. Ул мине, мин аны аңлап яшәдек, – ди Сания апа.– Яшьлек үтә дә китә ул. Картлыкта янәшәңдә ярың булу кирәк. Бер-беребезне югалту турында уйларга да куркабыз. Икәү бергә рәхәт.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү