Хәрәм акча кесә тишә: челтәрле маркетинг, финанс пирамидалар турында

Челтәрле маркетинг, финанс пирамидасы… Соңгы арада ике сүзнең берендә әнә шул сүзләрне ишетәбез. Җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләргә алтын таулар вәгъдә иткән бу эшчәнлекнең аянычлы нәтиҗәләре турында кат-кат сөйләп, искәртеп торалар. Җиңел акчага кызыгып, ярык тагарак янында утырып калучылар саны барыбер кимеми. Ислам дине бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

– Рөстәм хәзрәт, ислам дине финанс пирамидалары, челтәрле маркетинг кебек жиңел юл белән акча эшләүгә нинди карашта?

– Гадел эшмәкәрлек, сатып-алу динебездә бик хуплана. Рәсүлебез Мөхәммәд салалләллаһу галәйһи вәсалам булачак  хатыны Хәдичә белән танышканда үзе дә гади сатучы була. Рәсүлебез бер хәдистә: «Гадел эшмәкәр кыямәт көнендә һәм җәннәттә пәйгамбәр белән бергә булачак», – ди. Әгәр шушы эшмәкәрлек, сатып алып акча эшләү гадел булмаса, ул кеше тәмуг утларында яначак. Шуңа күрә кешедән алдап акча алу, аларны кире кайтарырга вәгъдә итеп, юкка чыгуга корылган эшмәкәрлек тыелган, хәрәм санала. Ул урлау белән бер. Шуңа күрә финанс пирамидалары да, челтәрле маркетинг та дин тарафыннан тыелган.

– Әгәр теге яки бу оешмага кергән кешеләр хәләл продукция, хәләл товар белән генә сату итсә, бу очракта челтәрле маркетинг белән шөгыльләнү рөхсәт ителә аламы?

– Бу очракта монысы мөһим түгел. Челтәрле маркетингның асылы ук дин таләпләренә каршы килә. Анда бит син үзең белән шулкадәр кеше алып килергә тиеш дигән таләп куела. Шушы системадан төшеп калмас өчен үзе саткан товарны үзе үк сатып алып өен тутырган апаларны беләм. Товарны менә шул рәвешле мәҗбүриләп саттыру, мәҗбүри алу да дин ягыннан тыела. Коръәндә бу уңайдан: «Диндә көчләү, мәҗбүриләү юк. Бу – гөнаһ», – диелә. Безнең динебез алдамау, урламау, мәҗбүриләмәү кебек кешелек сыйфатларын өстен куя. Шуңа күрә сату-алу белән бәйле теләсә кайсы эшчәнлек, иң беренче чиратта, әнә шушы таләпләргә җавап бирергә тиеш.

– Финанс пирамидалары өчен дә искәрмәләр юкмы?

– Совет чорында ярдәмләшү кассасы дигән әйбер бар иде. Берничә кеше берләшеп, билгеле бер сумманы җыялар да, бу айны, мәсәлән, аны берсенә бирәләр. Ул бу акчага ниндидер зуррак әйбер ала. Икенче айны шулай ук акча җыешып икенчесенә бирәләр. Мондый эшчәнлек тыелмый. Ә инде кешеләрдән акча җыеп: «Без сезгә күп итеп дивиденд, криптовалюта бирәбез, ярдәм итәбез», – дип буш вәгъдәләр тараткан финанс пирамидалары өчен бернинди искәрмә була алмый. Монда кешеләрнең акчасын алалар, аның күпмедер өлешен генә үзенә кайтаралар да калганы сүзләрендә кала. Бөтенләй кайтармаган очраклар да күз алдында.

– Кем гөнаһлырак: финанс пирамидасына, челтәрле маркетингка кергән

кешеме, әллә анда чакырып керткән кешеме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вәсалам хәдис-шәрифләрендә: «Әгәр дә кем изгелеккә чакырса, өндәгән кешегә дә, кылган кешегә дә савабы бер үк дәрәҗәдә булачак. Әгәр дә кем гөнаһка чакырса, өндәгән кеше дә, үтәгән кеше дә гөнаһлы булыр», – дигән. Шуңа күрә ышанып акчасын тапшырган кешенең бу очракта, иншалаһ, гөнаһы юктыр. Аны алдаган, шушы тозакка чакырган кешегә гөнаһы бик зур була.

– Кеше, аңына килеп, финанс пирамидасына керткән акчасын кире алды, ди. Ул аны ни эшләтергә, аны нәрсәгә тотарга тиеш? Бу акча да хәрәм саналадыр бит?

– Әгәр ул аның акчасы һәм ул аны салганда күпме булса, шул суммада кире алган икән, бу акчаның зыян юк. Ул – аның үз акчасы. Аны нәрсәгә тотса да – рөхсәт. Әгәр ул шушы пирамидага салган акчаны өч-дүрт тапкыр арттырылган күләмдә алган икән, бу очракта инде андый акча хәләл була алмый. Ул – алданган кешеләр акчасы хисабына арттырылган табыш. Аны нәрсәгә сарыф итәргә яравын-ярамавын да голәмәләр, казыйлар хәл итәргә тиеш.

– Ничек уйлыйсыз, кешеләрнең хәзер шундый жиңел юллар белән акча эшләргә теләвенең төп сәбәбе нидә икән? Динсезлек яки ахырзаман галәмәтеме бу? Әллә инде барына да илдәге икътисади тотрыксызлык, йә булмаса, кешенең ялкаулыгы гаеплеме?

– Монда берьюлы берничә сәбәпне атарга мөмкин. Бүген гади халыкка, дөрестән дә, бик авыр. Мисал өчен, әби белән бабай икәү бергә яшәгәндә бер пенсиягә өметләнеп, шуны ай буена җиткереп яшәделәр, ди. Көннәрдән бер көнне икесенең берсе үлеп китә дә бөтен түләү, чыгымнар бер кеше җилкәсенә кала. Шундый вакытта кеше бер сум саласың да, ике-өч айдан биш сум итеп аласың ише игъланнарга үзеннән-үзе ышана башлый. Анда ничек кереп киткәнен сизмичә дә кала. Шул ук вакытта телевизор, интернетны кабызсаң, анда адым саен берни эшләмичә генә бай яшәүче, диңгез буеннан кайтып кермәүче, яхшы машинада, зиннәтле йортта яшәүче кешеләрнең купшы тормышы пропагандалана. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр, әнә шуларга кызыгып, булган акчасын финанс пирамидасы кебек капкынга салырга ашыга. Монда без – хәзрәтләрнең, мәчетләрнең дә гаепләре бар. Бу уңайдан әле безнең тарафтан да аңлату эшләре җитәрлек күләмдә алып

барылмый. Кешеләрнең үзләренә дә шушы финанс пирамидалары, челтәрле маркетинг тармагын ныклап өйрәнергә, белемнәрен арттырырга кирәк. Бер-беребез белән күбрәк аралашыйк, фикер алышыйк, телефонга гына багынып утырмыйк. Шундый аралашулар күпләрне финанс пирамидалары кебек сазлыкка батудан саклап калыр иде.

– Җиңел юл белән акча эшлим дип хыялланып, ярык тагарак янында утырып калмас өчен тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Иң беренче чиратта динебезне өйрәнергә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Һәр хәләл әйбер безгә рөхсәт ителә. Хәрәм булган әйбер гөнаһка китерә», – дигән. Кыш көне мәчетләрдә дини дәресләр башлана. Үзебез дә шушы дәресләргә йөрергә вакыт табыйк, өйрәник, балаларыбызны да китерик, гореф-гадәтләребезне белик.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү