Газетага язылу

Затлы ис килсен дисәң...

Кыйммәтле кунакханәдә эшләүче танышым бер сере белән уртаклашты. Баксаң, андагы затлы-тәмле исне өйдә дә бик җиңел генә булдырырга мөмкин икән.

 Моның өчен кыйммәтле диффузорлар да кирәкми. Кер юа торган кондиционер булса, шул җитә. Пульверизаторга (250–300 мл) 2 аш кашыгы сыекча салып, савыт тулганчы су өстисе дә болгатасы. Тәрәзә пәрдәләренә, диванга, япмаларга шуны бөрким. Өй шундук чисталык-пөхтәлек, сафлык исләренә күмелеп кала.  Хуш исләр әле берничә көн буе таралмыйча саклана.

Кондиционер исен яратмаучылар исә түбәндәге ысулдан файдалана ала. Сулы кәстрүлгә дарчин (корица), канәфер яки мускат чикләвеге (розмарин булса да ярый) салып, сүрән утта җылытырга (кайнатып чыгармаска). Эремәне тирән эчле савытка бушатып, шунда йөзмә шәм (плавающая свеча) куярга. Шәм, суны җылытып, бүлмәгә искитмәле хуш исләр таратачак. Бигрәк тә кунак көткәндә бу ысулны куллану бик әйбәт.

Рәмзия Гатауллина. Казан

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре