Коуч һәм психолог Илүзә Әминова белән шул хакта сөйләштек.
– Тыныч чакта без рухи-эмоциональ яктан өлгергән кешеләр булсак та, аффект хәлендә ни өчен тавышыбыз, интонациябез үзебезнең әнинеке белән охшаш була?
– Баш мие – гаҗәеп акыллы, ләкин бик ялкау орган. Ул яңа чишелешләр эзләргә яратмый, аңа әзер шаблоннар, балачактан ук таныш булган реакцияләрне куллану җиңелрәк. Ә стресс ситуациясендә миебез тизрәк эш итәргә мәҗбүр, шуңа күрә ул ата-анадан күргән модельләргә мөрәҗәгать итә. Бу – аның саклау механизмы, ә без аңа юл куябыз. Тыныч чакта болай эшләргә ярамаганлыгын аңласак та, стресс вакытында, алда әйткәнемчә, уйлап торырга вакыт юк, шуңа ул әзер «әни варианты»н сайлый.
– Балага кычкырудан без нинди «аңсыз файда» алабыз?
– Аңсыз файда – ул үз-үзеңне кыен хәлгә куймау, чаралар эзләүдән качу. Кычкыргач, без эмоцияне чыгарабыз, әмма проблеманы чишмибез. Без вакытлыча тынычланабыз, ләкин ахырдан моның өчен түлисе дә була – бала белән ике арада ышаныч югала.
– Әнинең тәрбия «ысул»ын аның «шәхес»еннән ничек аерырга?
– Без соңгы елларда әти-әниләребез белән булган мөнәсәбәтләрне, русча әйтсәк, «проработка» ясау белән мавыгабыз. Ләкин аларны гаепләргә бер хакыбыз да юк. Алар безне тудырган, тәрбияләгән, ашаткан, киендергән – моның өчен рәхмәтле булырга гына тиешбез.
Көн саен әти-әнигә рәхмәт сүзләрен кабатласак, күңелдә ачу урынына канәгатьлек туа. Шул вакытта аларның ысулларын гаепләмибез, ә үзебезнең дә хаталарыбызны гафу итәргә өйрәнәбез.
– Без ата-ана белән булган травматик ситуацияне хәзер инде әти-әни ролендә, аңсыз рәвештә «яңадан уйнап карарга» тырышабыз, дигән теория дөреслеккә туры киләме?
– Әйе, мондый очраклар бар. Үсеш дәрәҗәсе түбән булган кешеләр әти-әнисенә карата ачуын балаларында чыгара, үч ала. Ләкин аңлылык югары булса, кеше ситуацияне уйнап үтми, ә аны чишәргә, үзе дә үсәргә, өлгерергә тырыша.
– Тавыш күтәрелә башлаган мизгелдә, кычкырмас өчен, нинди конкрет гамәлләр ярдәм итә?
– Мин «Стоп!» дигән сүзне кулланырга киңәш итәм. Яки «Стоп кызыл/красный» фразасы. Аны алдан ук балага да әйтеп куярга мөмкин. Әни авызыннан бу сүз чыга икән, димәк, ул ачулы, дигән сүз. Аннары 3 секунд борын белән тын алырга, «ф» авазын әйтеп, һаваны авыздан чыгарырга кирәк. Бу организмны тынычландыра, без хәзерге мизгелгә кайтабыз. Ачулана башлаганчы 3 секунд тын алу – гади, ләкин нәтиҗәле ысул.
– Ачулангач, баладан ничек дөрес гафу үтенергә?
– Беренчедән, баланың күзенә карап, фактны әйтәсез: «Әйе, мин тавыш күтәрдем, сиңа кычкырдым». Аннары ни өчен икәнен аңлатасыз. «Без синең белән алдан сөйләштек, син үз гомереңне куркыныч астына куйдың, болай эшләргә ярамый», – дисез. Соңыннан: «Мин артыгын кыландым, гафу үтенәм», – дип, адекват рәвештә гафу сорыйсыз. Бу – бала өчен дә үрнәк: хаталарны танып, төзәтеп булганны күрсәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез