Камал театрының яңа бинасы нинди булачак?

Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча игълан ителгән бәйге җиңүчесе билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрының яңа бинасы өчен архитектура концепциясен эшләүгә ачык халыкара конкурс 2021 елның 23 июлендә башланды. Конкурсның инициаторлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзе.

Бүген исә яңа бинаның язмышы хәл ителде. Халыкара бәйгедә Мәскәүнең «Wowhaus» бюросы, «Kengo Kuma & Associate (Япония), «Werner Sobek AG» (Германия) һәм Казаннан Герман Бакулинның шәхси иҗады остаханәсе кергән консорциум җиңү яулады.


Фикер өстәү