«Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый… Әмма миңа: «Син бик бәхетле!» – диделәр»

Балтач районының Арбор авылы егете Ранил Гыйльванов турында без берничә тапкыр яздык. Тормыш сикәлтәләрендә мең кат чарланган егет  ул. Гыйбрәтле дә, сокланырлык  та язмышы битараф калырлык түгел шул.

23 яшендә бер-бер артлы ике инсульт кичергән, 35 көн комада ятып, үзенең туган көнендә кабат күзләрен ачкан, коляскага утырмыйм, утырсам, тора алмам дип, таяк белән йөрергә өйрәнгән, күзсез калса да, яшәү көчен югалтмыйча, өйдә торып укып, икенче дипломын алган, эшкә урнашкан, «эшем булса, өйләнәм дә әле» дип, әлеге сүзендә дә торган, тормыш иптәше Гүзәлия белән хаҗ гамәле кылган… Ранил язмышындагы һәркайсы үзе бер китап язарлык бу чорлар белән сезне элегрәк таныштырдык инде.

Аның  белән танышканыбызга күп еллар. Бер генә бәйрәмне дә онытмый, котламый калмый Ранил. Уңышлары, сөенечләре белән дә уртаклаша. Үткән елның июлендә дә сөенеп шалтыраткан иде ул: «Минем хакта китап басылды бит, кичә Гөлсинә апа өйгә китерде. Берсен сезгә дип атап язып куйдым…» Бу хәлдән дә хәбәрдар идем. Ранил инде берничә ел элек үк үзенең башыннан үткәннәрен компьютерда яза башлавын әйткән иде. Алай гына да түгел, язып бетергәч, әле тәртипләп бирергә дә ышандырган идем. Аннан бераздан: «Сабадагы язучы Гөлсинә апа Галимуллина теге язмаларымны китап итеп бастырып чыгарырга ярдәм итәм диде, 280 биттән торган «тормыш китабы»мны аңа җибәрдем», – дип тә шалтыратты. Ике өлештән торачак әнә шул китапның беренчесе июльдә дөнья күргән булып чыкты.

Җәйге мәшәкатьләр генә түгел, шактый авыр чор булды үткән ел безнең өчен. Шул сәбәпле, Ранилнең китабын барып алырга җай чыкмады. Беркөнне кинәт искә төште: «Их, – мин әйтәм, – Ранил үпкәләгәндер инде. Китабын да, гомер булмаганны, 5 декабрьне дә онытканмын бит!»

5 декабрь Ранил өчен бик истәлекле: туган көне, 35 көн комада ятып, кабат күзен ачкан һәм… гаилә корган көне. Ел да менә шушы өч бәйрәме белән бергә котлый идем… Үткән ел истән чыккан. Соң булса да дип, шушы көннәрдә телефонны кулга алдым. Шалтыратуга алса да, Ранил ничектер коры гына сөйләште кебек тоелды, судка бара идем дип, бик тиз куйды. Үпкәлгән, дигән идем. Кичкә таба Ранил үзе шалтырата: «Гөлсинә апа, кулың җиңел булды. Судны оттым бит. Казанда икенче суд иде инде бу. Зур бер компания белән бәхәстә җиңдем», – диде. Адвокат буларак чираттагы җиңүе бу Ранилнең.

…Адашым Гөлсинә апаның «Мәңгелек ярату» китабы кулымда. Күпне вәгъдә итүче бик матур тышлы, гади генә сүзләр кебек тоелса да, тирән мәгънәле исеме белән дә үзенә җәлеп итә ул. Кереш сүзендә үк укучыларын әсәрнең прототибы белән таныштыра. Калган төп геройларның (аны кабат тормышка кайтару өчен күп көч куйган якыннары, миңа калса, барысы да – төп геройлар) күбесенең исемнәре үзгәрешсез  калса да, Ранилнең теләген истә тотып, аныкын Камил Гатинга үзгәртә. Әсәрдә таныш вакыйгалар күптер дип укырга тотынсам да, бу өлешендә алар минем өчен бик аз булды. Чөнки мин инде аякка баскан Ранилне генә беләм. Ә аның кичерешләре… Көрәшче егетнең, әле кичә генә кызыл диплом алдым дип сөенгән егетнең урынга калганда, айлар буе хастаханәләрдә башыннан үткәннәре… Өр-яңадан утырырга, бер аякта гына булса да басарга, кабат атларга өйрәнүләре… Аңарга никадәр көч кирәк булганын үзе бу этапларны үткән яки якыннары кичергән кешеләр генә аңлый. Камил Гатинның кичерешләре, үзгәреп торган холкы, ачыну-ялгышлары белән мөлдерәмә бу өлеш. «Үлгән булсам» дигән фикер дә булмый кала алмый, әлбәттә. Тик нәкъ Ранилнең тормышындагыча, Камил янәшәсендә дә һәрчак бу әрнүләрне бүлешергә, кайчакта күз яше, кайчакта кырыс, катгый сүз белән һәм, әлбәттә, кылган гамәлләре белән иңен куя белүче, аңа мәңгелек ярату белән яшәргә көч бирүчеләр табылып тора…

– Миңа бер чакны бер психолог: «Син бик бәхетле!» – диде. Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый… Ничек инде бәхетле булыйм, мин әйтәм. «Сиңа Аллаһы Тәгалә икенче тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән. Үткән тормышыңдагы хаталарыңны төзәтеп, бөтенләй башкача яшәргә», – дип аңлатса да, ул чакта әле килешмәдем. Еллар үткәч кенә аның хаклы булуын аңладым. Ул әйткәнчә, икенче тормыш белән яшәргә өйрәндем. Мин хәзер бернәрсәдән дә зарланмыйм, зарланган, үземне жәлләгән кешеләрне яратмыйм. Үземне инвалид дип тә санамыйм. Кимсенмим дә. Үз ишләрем белән дә күп аралашам, сау-сәламәт кешеләр белән дә. Сәламәт кешеләр арасында җайлырак та әле. Мин бит тумыштан шушындый түгел, авыруның нәрсә икәнен дә белмәдем, көрәшче идем, – дип сөйләгән иде элегрәк Ранил.

Әсәрнең бу өлешендә автор героеннан мондый сүзләрне әйттерми, әмма бөтен сюжет шушы фикергә алып килә. Түземсезләнеп, китапның икенче өлешен көтәргә генә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү