Түрәләр чире йокмады

«Күктә нәни генә бер нокта… Әйтерсең аны үтә күренмәле җеп белән элеп куйганнар. Басу-кырлар җырчысы тургай ул. Җепнең бер очы җиргә тоташкан да, кара туфракка кошның канат җылысы сеңгән кебек. Җәйләр үтте, көз инде, көз. Камил әтисе белән иген ура, ул – комбайнчы ярдәмчесе. Артта калын-калын теземнәр тезелеп кала, кайвакыт салам тыгылып комбайн тукталса, малай тиз генә төшеп барабанны чистарта. Алда иксез-чиксез иген «дәрья»сы: сап-сары башаклар тургай җырын отып калган ахрысы, җырлый-җырлый җил иркендә тирбәлә».

Еллар узар, тургайлы балачак Камал улының хәтеренә бик тирән уелыр.

Тургайлы балачак

 Янбай авылының табигатен сурәтләгән очракта аны Аксубай төбәгенең иң гүзәл аймагы дип атап булыр иде. Урман һәм болыннар белән уратылган авылны урталай бүлеп елга ага, камышлы күленә аккошлар төшеп коена, ә гасырлар буе корымаган көмешкә бай чишмәсе – дәва чыганагы. Аның суын эчкән авырулар үзеннән-үзе терелә диләр. Халык шулай сөйли.

Шушы авылда туып үскән Гыйлманов Камалны да 1945 елның гыйнвар аенда сугышка озаталар. Егет бик хәтәр урынга эләгә: немецлар артыннан чистартылган кырлардан миналар төяп ташый. Шөкер, ут эченнән ул исән- имин чыга. Аны Биләргә – тракторчылар курсына укырга җибәрләр. Авыр чорлар, ил дошман белән көрәшеп хәлсезләнгән, ирләрнең байтагы сугыштан әйләнеп кайтмаган. Хәзер инде тыныч тормышта «көрәш»: авыл хуҗалыгын күтәрәсе, җимерелгән-ишелгәнне торгызасы, кыскасы, күмәк хуҗалыклар Камал кебек эшче кулларга мохтаҗ. Язмыштыр, күрәсең, Тахталы кызы Наҗия дә бу курсларны тәмамлый. Егет белән кыз шушында танышып бер-берсенә тартыла, алар башта икәү Алексеевскида эшлиләр, ә 1948 елда исә өйләнешеп егетнең туган авылы Янбайга кайталар, шунда җыйнак кына йорт тергезәләр. Камалга үзе кебек үк уңган-булган хатын туры килә. Наҗия ирләр эше, авыр дими, шулай ук тракторы белән җир сөрә. Биш ел буе «тимер ат» иярли ул. Әкрен генә гаилә ишәя: бер-бер артлы җиде бала туа. (Икесе сабый чагында үлә.) Йортта өч малай, ике кыз, аларның һәркайсы бик иртә кул арасына керә. Колхоз җитәкчеләре Гыйлмановларның үзләренә генә атап техника бирдертә. Күпчелек эш басу-кырлар белән бәйләнгән: җәен – комбайнда, яз-көз – тракторда. Төн ката җир сөргән әти кеше көндез ял иткәндә руль малайлар кулына күчә. Тургайлы балачакның иң күңелле мизгелләре: тугыз яшьлек Камил (дүртенче бала) мәктәптән соң туп-туры әтисе янына йөгерә. Ул – аңа алмаш. Җир сөрүнең бер авырлыгы юк, тик менә торактор вакыт-вакыт киреләнеп шып туктап кала. Үҗәт малай шнур белән тарттырып тәки аны кабыза үзе. Әле бит шәхси хуҗалыкта да – кырыкмаса-кырык төрле эш. Гыйлмановлар иренми, абзар тутырып мал-туар асрый. Кемнәрдер: «Ул елларда без ач идек, ашарга җитмәде», – дип көрсенеп искә алса, Камал абзый балалары: «Без тук тормышта яшәдек», – дияр иде. Әти-әни җилкәсенә салынмаган шул алар, бәләкәйдән үк гаилә бюджетына үзеннән өлеш керткән. Әзрәк буй калкыткач Камилне, мәсәлән, амбарда үлчәүче итеп куялар, үсмернең тырышлыгын күреп тугызынчы сыйныфта ындыр табагы мөдире вазыйфасын тапшыралар. Монда инде төгәл саныйсы-исәплисе, алай гынамы, өлгерлек-җитезлек белән дә алдыртасы. Чөнки дистәләгән комбайн суктырган ашлыкны дистәләгән машина белән выж да выж ташып кына тора. Алар гадәттә ярты төнгә хәтле хәрәкәттә, ә үсмергә иртәнге биштә үк сводка бирәсе. Һәр комбайнның, һәр машинаның реестры бар, боларның бөтенесен дә санап нәтиҗәсен язып тактага элмәсәң – бетте баш! Икенче елда егетнең дәрәҗәсе тагын да арта: ул – ындыр табагы мөдире! Үзенә күрә бәләкәй генә авыл түрәсе! Түрә дигәннән…

Камал улы хезмәт баскычыннан күтәрелә-күтәрелә кайларда гына җитәкчелек итмәс. Йогармы аңа «түрәлек чире»? Әйдәгез, бу хакта соңрак.

Хыял

Ә менә «түрә» чаткылары балачакта ук кабыныр. Яхшы мәгънәсендә! Янбай авылында башлангыч сыйныфта укыгач әтисе аны: «Татарча да, русча да бел», – дип биш чакрымдагы Рус Кармәтенә илтә. (Дүрт авыл мәктәбендә белем алырга туры килә аңа.) Юл озын, көн дә җәяү тәпилисе. Кайчакта малайга «Восход» совхозы директоры Александр Тимофеев очрый. Юан гәүдәле, кыска буйлы бик тә кешелекле бу абзый туктап аны машинасына утырта. Ул аның әтисен хөрмәт итә, әтисе дә директорны мактый. Көчле җитәкче, совхозны миллионер ясады, ди. Түрәнең үз-үзен тотышы да, гадилеге дә, матур итеп киенүе дә малайны тәмам әсир итә. Ул аңардан бала көнләшүе белән көнләшә. «Үскәч, мин дә Александр дәдәй кебек директор булам!» – тәүге хыял шулай бөреләнә.

Теләк теләгәндә фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер, ул хыял тормышка ашар. Язын-көзен пычрак ерып мәктәпкә барганда: «Их, дүрт авылга да юл төзеттерәсе иде», – дигән хыял да һавада асылынып калмас. (Бүген ул якларда юллар тап-такыр, асфальт түшәлгән. – Н.Г.) Урман аша Дума мәктәбенә барганда сукмак кырыена тезелешеп карап калган бүреләргә дә хыялда урын булыр: «Аучылар атмасын, яшәсеннәр!»

Җир тарта

 Унынчы сыйныфны тәмамлаган егет-кызларның күбесен шәһәр ымсындырса, Камил киресенчә, авылда төпләнергә уйлый. Аның агроном һөнәрен сайлавы да табигый: җир тарта. Әүвәл ул Новочеркасскида мелиораторлар курсында укый, аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына керә. Моның белән генә чикләнмичә армиядән соң читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының «Агрономия» факультетында белем ала. Кулда өч диплом, ә хезмәт кенәгәсе бер генә! Ул унбиш яшендә ачылган икән, бүген санасаң, стаж 50 елга тулган. Читкә каермыйча ярты гасыр үзеңнең туган җиреңә хезмәт итеп кара әле син! Камил Камал улы «Восход» совхозында агроном-мелиоратор булып эшли башлый. Озакламый аны управляющий итеп билгелиләр. Хуҗалык зур: биш бүлекчә, 1 мең 500 мөгезле эре терлек, 15 мең гектар җир, паркта исәпсез-хисапсыз техника. Иртәнге дүрттә совхоз директоры тәрәзә шакып уята. Соңыннан ул аның белән бер очрашканда: «Син генә мине гомерлеккә йокысыз калдырдың», – дип көлдерер.

Еллар хезмәт кенәгәсенә яңадан-яңа юллар өсти: СПТУда – педагог, район авыл хуҗалыгы идарәсендә – үсемлекләрне саклау буенча агроном, идарә башлыгы, май комбинаты директоры, агрофирма җитәкчесе һәм хакимият башлыгы… Шулай туры килгәнме, язмышның үзенә күрә шаяртуымы, кайсы гына вазыйфасына керешсә дә, аңа су аккан биналарның түбәсен ябарга туры килә.

– 2008 елда ул чактагы премьер-министр Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов районыбызда йөргәндә: «Аксубайның түбәләре бигрәк ямьсез, кап-кара шифер», – дигән иде. Мин аның белән килештем, – ди Камил Камал улы. – Дөрес тәнкыйть иде бу. Заманы шул иде, миңа кадәр эшләгән җитәкчеләргә авыр чорлар эләкте. Каян бөтенесен дә ямап-төзәтеп бетерәсең. Мин аларны гаепләмим. Турыдан-туры ярдәм итәрлек дәүләт программалары да булмаган. Без – Аллаһның барлыгына һәм берлегенә инанып үскән буын. Миңа Хак Тәгалә ярдәмен бирәдер дим. Район эше белән кая гына барсам да, юлым мәчет аша үтә. Биргән сәдакага укылган доганың кодрәте зур. Татарстан җитәкчеләре беркайчан да гозеремне кире какмады, Аксубайда спорт сарае, бассейн, балалар бакчасы, мәктәпләр, йортлар, фельдшерлык үзәкләре, клублар, чистарту корылмалары һ.б. юк җирдән генә төзелмәде. Емелькино, Яңа һәм Иске Ибрай авыллары арасында гына да 1 миллиард 200 миллион сумлык юл салынды.

«Бу – уңышлар минем тырышлыгым нәтиҗәсе», – дип күкрәк сукмый Аксубай районы хакимият башлыгы.

– Тормышымда таянырдай кешеләрем күп булды, шөкер. Беренчедән, командама рәхмәт, аларга бернинди боерык-әмерләр кирәкми, һәркайсы үз вазыйфасын белә. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевкә рәхмәт, ышанып миңа район тапшырды. Бүгенге илбашы Рөстәм Миңнеханов һәрчак булыша. 2008 елда Аксубайда колхозлар таркалган яки бөлгенлеккә төшкән иде, Вагыйз Минһаҗев 8 урында комплекс төзетеп,

халыкны эшле-ашлы итте. Бүген дә ул фермалар сафта, аңа чиксез рәхмәт. Күп кенә проблемаларны без министр Марат Готыфович Әхмәтов белән хәл иттек. Миңа аның ишеге һәрвакыт ачык иде. Мин аны әле дә үземнең остазым һәм киңәшчем дип саныйм. Аксубай районының элеккеге башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев белән дә тату эшләдек, районга ул да күп көч салды.

Камил Камал улы партия чорында Аксубайда беренче секретарь булган тагын бер шәхесне дә ихтирам белән искә ала.

– Ул көзге айларда базарда үзенең бакчасында үстергән эре-эре сарымсаклар сата, – дигәч:

– Аның ни ояты, сатсын, мескенләнеп, теләнеп йөрми бит, – ди.

«Хәрамга кермә…»

 Сүз буасын бүтән якка да борып җибәрәсе иде, ләкин район өчен җан аткан хуҗа өчен беренче урында – эш тә эш, эш тә эш. Ниһаять, хезмәт кенәгәсенә язылмаган тормыштагы хәлләргә күчәбез. Ә ул сөенеч-көенечләр белән аралашкан. 1973 елда Таҗикстанда хезмәт иткәндә Гыйлмановларның олы уллары Минтаһир һәлак була. Печән дә чапкан, утын да ярган, гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, итәк тутырып бала үстергән көчле рухлы әниләре Наҗия апа өчен бу кайгы гомерлек күз яшенә әйләнә. Лаеклы ялга чыгып балалар, оныклар белән әвәрә килеп яшәгәндә генә 62 яшьлек әтиләре Камал абзый Янбайдагы ут капкан өйләреннән әйберләр чыгарганда истән агулана да чирәмгә ятып җан бирә. Кешегә ничә яшьтә дә әти кирәк. Иң үтемлесе – әти киңәшләре. Әнисенең: «Кешедән ким яшәмәгез, тырышып эшләп мал табыгыз», – дигән сүзләре барлык ул-кызларына төбәп әйтелсә, әтисе Камилне аерым кисәтә: «Улым, син гел хөкүмәт эшендә, кара аны, хөкүмәт әйберенә кул сузма, хәрамга кермә!» 1986 елда егет апаларының күршесендә яшәгән Асия исемле кыз белән кавыша. Асия ветеринария институтын кызыл дипломга тәмамлый, алда зур перспектива, диссертация яклап фән белән шөгыльләнәсе. Әмма ул үзенең Аксубаен сайлый, кайтып ветеринария станциясе лабораториясенә эшкә урнаша. 1991 елда үз көчләре белән йорт төзи алар, тормыш бер эзгә салына, игезәк кызлар белән дөнья тагын да түгәрәкләнеп китә. Камил Камал улының май заводы директоры чагы. Кайвакыт оешма дәүләткә йөзәр тонна сөт тапшыра, ә менә җитәкченең сабыйларына бер грамм сөт тәтеми. Ата сүзе хәтердә: «Хөкүмәт әйберенә кул сузма!» Кызлары да, картайган әниләре дә сөт ризыкларына тилмермәсен өчен директор үзенең абзарында ике сыер асрый! Әти-әнисеннән күрмәк игезәкләр дә кечкенәдән үк хуҗалыкта мәш килә: бер-берсе белән ярыша-ярыша каз-үрдәк үстерә. Алар күбрәк әти кызлары бугай. Асия ханым чит илләргә эш буенча командировкага киткәндә чәчләрен тарап-үреп балалар бакчасына илтү, алып кайту, юындыру, йоклату, кышын карда яланаяк йөгертеп чыныктыруларның һәммәсен дә әти кеше башкара һәм озакламый соңгысының файдасы да күренә. Карлы-яңгырлы көндә кызлар балчыкка бата, итек эчләренә хәтле пычрак тула. Аптырамый үзләре: урамдагы салкын колонка суында аякларын юа. Ишек төбендә зәңгәрләнеп беткән игезәкләрен күреп әтиләре аптырамый тагы, тиз генә ваннага кайнар су агызып, икесен дә шунда чумыра. Бүген Илүзә белән Гөлүзә, әти-әнисе үрнәгендә, бик матур гаилә корган, инде Камил Камал улы – «бабай», ә Асия ханым «әби» статусына ия: оныклары Илсинә туган.

Язмамның ахырында бер сорауга ачыклык кертмичә ярамас. «Йогармы аңа түрәләр чире?» дип киләчәкне күздә тоткан идек, йокмады ул чир Камил Камал улына, йокмады. Кайда гына эшләсә дә, ул кәнәфиенә чытырдап ябышмый. Тәкәбберлек, мин-минлек, һавалану-эреләнү аның табигатенә хас түгел. Гади халык белән аралашканда ул аларның күңеленә кереп сөйләшә, ни ачуы килгәндә дә аңардан бер дорфа сүз ишетмәссең. Ышанычын акламаган кешегә шәхесенә кагылмыйча гына: «Егет, булмады инде синнән, гафу ит», – дияргә мөмкин. Баксаң, моннан да үтемлерәк тәнкыйть юктыр да. Дусларын да «эреләр»дән сайламаган Янбай егете. Алар арасында столяр, электрик, эретеп ябыштыручылар бар, ул һәркайсын үз тиңе күрә.

Соңгы вакытта Камил Камал улы түгәрәк саннарга баеды. Асия ханым белән 35 ел бергә гомер күпереннән атлыйлар. Хезмәт кенәгәсен дә 50 «бизәде». Менә сиздермичә генә аңа 65 яшь тулды. Әле җир җимертеп эшләр чак. Әле алда күпме тургайлы җәйләрне каршылыйсы бар…

Нәбирә Гыйматдинова


Фикер өстәү