Татарстанда югалган кыз табылды: аны башына сугып урлаган булганнар

Дарьяның югалуы турында хәбәрнең күпләп таралуы гомерен саклап калырга ярдәм иткәндер, ди волонтёрлар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Узган атнада социаль челтәрләрдә 19 яшьлек Дарья Белованың югалуы турында мәгълүмат таралды. 8 ноябрь көнне ул Минзәлә районының бер авылыннан шифаханәгә килә. Аннары ул 26нчы комплекстагы кибеткә керә. Әнисенә шалтыратып, көндезге 2гә кайтырга машинага заказ биргәнен әйтә. Шуннан элемтәгә чыкмый башлый.

Волонтёрлар әлеге кыз турындагы хәбәрне интернетта урнаштыра. Мөгаен, хәбәрнең киң таралуы аның гомерен саклап калырга ярдәм иткәндер, ди “Василиса. Поиск” эзләү төркеме администраторы Екатерина Денисенко.

Бер тәүлек дигәндә Дарья табыла. Сөйләве буенча, билгесез кешеләр аның башына суга. Ул аңын югалтып егыла һәм чит фатирда аңына килә. Юлга дигән акчаларын, алтын алкаларын, телефонын урлыйлар. Социаль челтәрләрдә актив эзләүләр барыун белгәч, кызның күзен бәйләп, машинага утырталар һәм бер авыл тирәсендә ташлап калдыралар. Бик нык курыккан кызга кешеләр ярдәм итә – ул юл уңаеннан баручы машиналарга утырып өенә кайта.

 


Фикер өстәү