Махсус хәрби операциядә катнашучының туганнары Татарстан загсына милли киемнәрдән килгән

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Петр һәм аның сөеклесе Василинаның Тәтеш ЗАГСында никахын теркәү тантанасы узган. Анда кияүнең туганнары – чуаш, кәләшнеке – мордва халкы киемнәрендә килгән, дип яза “Татар-информ”.

“Мин үзем – Килдештән, ирем – Богдашкинодан. Хәзер Казанда яшибез. Ирем – хәрби. Күптән түгел генә командировкадан – махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Аның өчен бик кайгырдым, зарыгып көттем. Кайткач, сөенечемнең чиге булмады”, – дип сөйләп үткән Василина.

“Бүген гаилә кордык кына түгел, аны берничә тапкыр ишәйттек тә. Без башка халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәргә күнеккәнбез. Хәзер инде гаиләләребез берләшеп, күп кенә яңа туганнарыбыз пәйда булачак. Әлбәттә инде, нәселебезне дәвам итеп, үз блаларыбызны да булдырачакбыз. Алар безне генә түгел, әби-бабайларын, абый-апалар, башка туганнарыбызны да сөендерәчәк”, – дип уртаклашкан яңа гаилә пары.


Фикер өстәү