Азан сүзләре:
Аллаһу әкбәр (мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк), 4 тапкыр.
Әшһәдү әл-ләә иләһә илләл-лааһ (мәгънәсе: Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк), 2 тапкыр.
Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-рәсүүлүл-лааһ (мәгънәсе: Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең илчесе), 2 тапкыр.
Хәййә галәс-саләәһ (мәгънәсе: Ашыгыгыз намазга), 2️ тапкыр.
Хәййә галәл-фәләәх (мәгънәсе: Ашыгыгыз газаптан котылырга), 2 тапкыр.
Аллаһу әкбәр (мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк), 2 тапкыр.
Ләә иләһә илләл-лааһ (мәгънәсе: Бер Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк), 1 тапкыр.
Иртәнге намаз азагында Хәййә галәл-фәләх дигәннән соң, 2 тапкыр Әс-саләәтү хайрүм-минән-нәүм (Дөреслектә, намаз уку йокыдан яхшырак).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat