Баланның кайрысы да файдалы

Баланның җимеше генә түгел, чәчәге дә, хәтта кайрысы да файдалы. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак санала.

Көзән җыерганнан булыша. Моның өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган балан кайрысына 200 мл су салып, ярты сәгать кайнатырга кирәк. Аннары шуны сөзеп, кимегән кадәр су өстәргә һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Төнәтмә аналыктан, борыннан кан киткәндә, казналыклар ялкынсынганда да файдалы.

Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек кудыру өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә.

Витамин җитмәгәндә дә менә дигән дәва.

Чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. Аны ясау өчен 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1–2 сәгать төнәтергә кирәк. Шуны сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәсе.

Төнәтмәсе гастриттан дәваланганда файдалы. 1–2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көн дәвамында эчәсе булачак.

Салкын тигәндә, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе ярдәм итәр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8–10 минут кайнатырга, аннары аны сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә кирәк. Төнәтмәне көненә 3–4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.

 


Фикер өстәү