Дәүләт хезмәтләре порталында студент билетлары белән зачеткалар пәйда булачак

Хәзер студентлар үзләренең билгеләрен, ташламаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша күзәтеп бара алачак. Моннан тыш сервиста электрон студент билетлары, зачеткалар һәм белем алуны раслаучы башка документлар пәйда булачак. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Документ проектыннан күренгәнчә, порталда студентлар сервисларының бер өлеше инде 2024 елда ук эшли башлаячак. Хезмәтләрдән бакалавриат студентлары, магистратура, ординатура һәм аспирантурада укучылар файдалана алачак.
Министрлыкта студентлар ташламасының нәрсәне күздә тотуын да аңлатып үткәннәр. Бу бүлеккә ташламалы бәядән “проездной” рәсмиләштерү, музей, концерт, мәдәни чараларга билетлар алу керә.


Фикер өстәү