Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейболчыларына бүләкләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын һәм тренерларын кабул итте, чемпионнарга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

«Авыр көрәштә сез кубокны яуладыгыз, чираттагы җиңүе белән безне сөендердегез. Команданың уңышы — бөтен коллектив нәтиҗәсе ул, моңа барлык уенчылар һәм тренерлар омтылды», — диде ул команданы хөрмәтләү вакытында.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, клуб спортчылары югары спорт осталыгы күрсәттеләр. «Без сезнең җиңүләр белән горурланабыз. Сезнең казанышларыгыз нәтиҗәсендә республикада волейбол яңа үсеш импульсы ала, популярлаша бара. Сез безнең барыбыз өчен дә, бигрәк тә Татарстан спортчыларының яшь буыны өчен дә үрнәк булып торасыз», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов җанатарлар исеменнән клуб җитәкчелегенә, тренерлар составына, спортчыларга һәм спонсорларга рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, җанатарлар һәм республика җитәкчелеге ярдәме киләчәктә дә сезгә нәтиҗәле булырга ярдәм итәчәк. Сез безгә яңа спорт казанышлары белән куандырырсыз дип өметләнәбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул уенчыларга, баш тренерга һәм клуб җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Моннан тыш, волейбол командасы коллективына 3 млн сумлык бүләк сертификаты тапшырылды.

Баш тренер Ришат Гыйләҗетдинов җавап сүзендә республика җитәкчелегенә һәм спонсорларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең җиңүгә ышанучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә», — диде клуб остазы.

«Динамо-Ак Барс» клубы волейболчылары икенче ел рәттән һәм алтынчы тапкыр Россия Кубогына ия булдылар. Мәскәү «Динамо» сы белән финал матчы 20 декабрьдә узды һәм Казан клубының 1:3 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.


Фикер өстәү