Владимир Путин Рөстәмнең хыялын тормышка ашырган

Россия Президенты Владимир Путинга Кыргызстанның Бишкек шәһәреннән җиде яшьлек Рөстәм Ташматовка Кремльдән бүләкләр тапшырганнар.

Малай дәүләт башлыгына “Газпром” яисә “Роснефть” акционеры буласы килү һәм Тула прәннеген татып карау хыялы турында хат язган.

Тантана 25 декабрьдә Бишкектагы Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә узган. Кыш бабай Рөстәмгә Тула прәннеген, Владимир Путинның автографлы портретын һәм ил башлыгы өстәлендәге кебек термокружка тапшырган.
Шулай ук малайга Кыргызстанда “Россотрудничество” вәкиллеге башлыгы Виктор Нефедов зур энциклопедия бүләк иткән һәм уңышлы киләчәк теләгән.

Рөстәм Бишкектагы 29нчы гимназиянең 2нче сыйныфында укый. Ул — “Яхшы кешеләр” хәрәкәте әгъзасы, өмәләр үткәрүдә ярдәм итә һәм хәйрия чараларында катнаша, дип хәбәр итә “РИА Новости”.


Фикер өстәү