Казанда автомобиль белән автобус бәрелешкән

Казанда автомобиль автобус белән бәрелешкәннән соң юл коймасына килеп бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр иткән.

Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт 9.26 сәгатьтә Аккош күленнән ерак түгел Горький шоссесында булган. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм автобус бәрелешкән. Һәлакәттән зыян күрүчеләр юк.

Шаһитлар җибәргән фотода автобус пассажирларына урамга чыгып, киләсе транспортны көтәргә туры килгәнлеге күренә.


Фикер өстәү