Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевның хыялын чынга ашырган

Татарстанда яшәүче 12 яшьлек Данияр Галиевның хыялы тормышка ашкан. Ул чып-чын ярышлар трассасыннан узу турында хыялланган икән. Үсмер үзенең хыялы урын алган открытканы Теләкләр чыршысына юллаган булган.

Татарстан Президенты чыршыдан нәкъ менә шул открытканы үрелеп алган. Рөстәм Миңнеханов малайның хыялын үтәгән дә – аны ул КамАЗ-мастер машинасына утыртып, ярышлар трассасыннан узган. Президент – пилот, Данияр – штурман, ә “Дакар” раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев – механик булган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе съезды кысаларында “Теләкләр чыршысы” дигән Яңа ел акциясе узды. Анда Рөстәм Миңнеханов катнашып, чыршыдан балаларның теләкләре урын алган открыткалар алды.


Фикер өстәү