Коронавирус нәтиҗәсендә Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән

Коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә, ТР Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән, дип белдергән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Халыкара контактлар чикләнде. Безнең депутатлар, шәхсән үзем дә быел Страсбургка бармый калдым. Өлкәләр арасында элемтәләр дә видеоконференция режимында алып барылды. Дәүләт Советы эшчәнлегенә бүлеп бирелгән акчадан 3 млн 930 мең сумга экономия булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы сүзләренчә, янга калган акча Татарстан бюджетына күчәчәк. «Шушы арада фәрманны имзалаячакмын. Бу акчалар республиканың социаль ихтыяҗларына — медицина һәм белем бирү оешмаларына күчереләчәк», — диде.


Фикер өстәү