Татарстанда “Chevrolet Cruze” рулендәге ир-ат юлда барганда йөрәк өянәгеннән вафат булган

Казанның Горький шоссесында машина йөртүче юлда барганда йөрәк өянәгеннән вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига бүген иртән Горький шоссесында “Олимпиец” спорт клубы каршында килеп чыккан. “Chevrolet Cruze” йөртүчесе, рульдә барганда аңын югалтып, юл кырыендагы тимер барьерга килеп бәрелгән.
Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, йөртүче, йөрәк өянәге килеп чыгу сәбәпле, рульдә вафат булган.


Фикер өстәү