Татарстанда коронавирустан 700 кеше прививка ясаткан

Татарстанда яшәүче 700 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын ясаткан, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков .

«700 кешегә прививка ясаганнар. Вакцинация медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр вәкилләре һәм социум әгъзалары арасында да актив бара», — диде спикер.

Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер «Спутник V» дозасы республиканың барлык районнарына китерелгән.

«Зур шәһәрләрдә табиблардан һәм укытучылардан тыш, гади халыкка да коронавирустан прививка ясый башлаячаклар. Вакцина саны аз килгән районнарда әлегә риск төркеменә керүчеләргә ясыйлар», — дип аңлатты министр урынбасары.

 


Фикер өстәү