Газетага язылу

Бруней солтаны Путинга Казанны матур шәһәр дип атады

Бруней солтаны Хассанал Болкиах Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Казанны матур шәһәр дип атады һәм Россиягә 10 елдан артык элеккеге сәфәрен җылылык белән искә алуын әйткән.

 Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минем Россиягә килүемә 10 елдан артык вакыт узды, әмма һаман да бу сәфәр турында җылылык белән искә төшерәм. Мин яңадан Россиядә - Казан шәһәрендә кунак булуыма бик шат», - дип билгеләп үтте солтан үз чыгышында.

Бруней башлыгы шулай ук Россия лидеры белән очрашу мөмкинлеген югары бәяләвен белдерде һәм аның белән моннан алдагы сөйләшүләрне санап үтте, аларның җылы атмосферада узуын билгеләп үтте.

«Мин Сезнең белән очрашуны мөмкинлеген югары бәялим. Бүгенге фикер алышуның нәтиҗәле булачагына өметләнәм», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре