Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды. Кунаклар узган театр фойесының бер ягында - саммитта катнашучы илләрнең байраклары, икенче ягында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле урнашкан иде.
Милли киемнәр кигән артистлар халык көйләрен башкарды, җырлады һәм биеде.
Россия белән АСЕАН диалог партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез