Газетага язылу

Владимир Путин саммитта катнашучы делегация башлыкларын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин мөнәсәбәтләр урнаштыруга 35 ел тулуга багышланган Россия – АСЕАН саммитының хуҗасы хокукында Казанга килгән барлык делегацияләрнең башлыкларын шәхсән үзе каршы алды.

Кайбер катнашучылар саммитка хәләл җефетләре белән бергә килгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Сәламләү тантанасы Президент исеменнән кабул итү чарасы алдыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында узды.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре