Танылган бакчачы Нотфулла Гарипов: «Яңа сорт бәрәңге сорап, әллә кайлардан киләләр»

Ике кулына бер эш, бер шөгыль таба алмаганнар янәшәсендә үзенә гомере буена җитәрлек кызыклы (һәм файдалы) шөгыль табып, гомер көзләрендә дә аңа тугры калганнар нигәдер күбрәк гаҗәпләндерә. Юкса инде бар тормышы җиткән, эшен тапшырырлык дәвамчылары да бар, тик күңел дигәне һаман да тынгы тапмый.

Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүче танылган бакчачы, туган колхозында 35 ел баш агроном, җиде ел «Маяк» колхозында рәис булып эшләгән Нотфулла ага Гарипов турында газетабызда моннан берничә ел элек язылган, бәрәңге үстерү буенча киңәшләр тулы үзенең язмасы да басылган иде. Баксаң, тугызынчы дистәсен вакласа да, ул әле дә үзенең шушы шөгылен ташламаган икән.

Аның бакчасында берьюлы дистәләгән сорттагы бәрәңге үсә. Күп еллар инде шулай. Ул аларны танышлардан да ала, базарлардан да алып кайта, почта аша да алдырта, үзе орлыктан да үстерә. «Суфия бәрәңгесе», «чуаш бәрәңгесе» янәшәсендә «Адретта», «Аврора», «Колетте»… тагын әллә нинди исемдәге бәрәңгеләр үсә. «Лорх» та бар.

Лаеклы ялга чыккач, үзенең эш һәм тормыш тәҗрибәсен дәфтәр битләренә төшергән Нотфулла ага (алар өч калын дәфтәрдә: беренчесен тормыш юлы турында онык-оныкчыкларына истәлеккә дип язган, икенчесе бәрәңге үстерүгә багышланган, өченчесе – бакчачы календаре), бәрәңге үстерү буенча китап та язган, Нөнәгәр, Балтач мәктәбе укучылары белән шактый еллар бәрәңге үстерү буенча тәҗрибәләр дә үткәргәннәр.

Әнә шул бер кочак истәлекләр белән танышканнан соң Нотфулла абыйга күңелдә туган беренче сорауны бирәм:

– Бәрәңге белән шуның кадәр кызыксыну каян килә?

– Мин – сугыш чоры баласы. Безнең яндагы бакчада ике сутый тирәсе бәрәңге җире бар иде. Без бервакытта да бәрәңгегә туенып тормадык. Әни дүрт бала белән тол калды. Олыбызга – унөч, миңа дүрт яшь иде. Мөмкинчелек булмады, мин ун яшьтә генә укырга кердем, Чавал техникумын кызыл дипломга тәмамладым. Шунда укыган  чакта – 1961 елда мине һәм тагын бер кызны Мәскәүгә ВДНХга күргәзмәгә җибәрделәр. Мине шунда «Навка» сортлы бәрәңге бик гаҗәпләндергән иде. Үзе эре, үзе матур, үзе югары уңыш бирә торган сортлы диеп күрсәтелгән. Мөгаен, әнә шул чакта төрле-төрле бәрәңгеләр үстерү теләге тугандыр. Әлеге сортны үстереп карамадым, әмма бик күп сортлар белән эшләргә туры килде…

Бәхетенә, Нөнәгәрнең ул чактагы җитәкчесе Рим Зарипов бәрәңге үстерүгә зур игътибар бирә. Нәтиҗәләре дә мулдан: ВДНХларда, башка конкурсларда күпләп катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Шушы өлкәдәге хезмәтләре өчен Нотфулла ага 1971 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнә.

– Ул чакта бәрәңге үстерүгә, гомумән, ил күләмендә зур игътибар бирелде. 200 гектарда бәрәңге утыртып, гектарыннан 200әр центнер уңыш үстерә идек, үзебезгә бәрәңге калмый, дәүләт алып бетерә иде. Кайларга гына бирми идек бәрәңгене: дәүләткә дә, спиртзаводларга, яшелчә базаларына… Без генә түгел, ул чакта бөтен колхозлар да күпләп утыртты, бөтенебездә шул хәл булды. Хәзер генә ул бәрәңгенең беркемгә кирәге калмады. Хөкүмәткә кирәге бетте, бөтен сәбәп шунда, – ди ул.

– Үз бакчагызда бәрәңгене шушылай күп төрле сортларда кайчан үстерә башладыгыз? – дип сорыйм Нотфулла абыйдан.

– Пенсиягә чыккач, яңа сорт бәрәңгеләрне почта белән Мәскәүдән, Чиләбедән алдырта башладым. Почтадан сиңа берсе-берсе әстерхан чикләвеге зурлыгындагы ун бәрәңге килә. Шундый бәрәңгенең берсе 15–16 сумга төшә. Әнә шул бәрәңгедәге һәр күзне кисеп алып, бакчага, аерым урынга, сай гына итеп утыртам. Икенче елны бакчада үстерәм. Соңгы елларда «Прайм», «Банкир», «Колетте», «Королева Анна», «РедСоня», «Вега» сортларын алдырттым. Төрле сортны үстерсәм, сынасам да, мин алга таба үземә ошаган, бездә әйбәт уңыш биргән, тәмле булган сортларны гына калдырам, башкаларын бетерә барам, кешеләргә дә бирмим. Соңгы алган сортлардан иң охшаганы «РедСоня» булды. Бик тәмле, кызыл бәрәңге ул. Иртә өлгерешле «Аврора», «Адретта» сортлыларын орлыктан үстердем (бәрәңгенең орлыгы халык телендә «бәрәңге алмасы» дип йөртелгән җимешләрендә була икән. Алар бик вак була, ди Нотфулла абый).

– Өлкәннәрдән еш кына, берсе дә элекке «Лорх» бәрәңгесенә җитми инде,  дигән сүзләрне ишетергә туры килә…

– Без дә Түнтәрдән Харис Закиров белән быел Мәскәүдән бишәр килограмм «Лорх» сорты алдырткан идек. Елы бик уңышлы килмәде бит, бүлбеләре төрле формада үсте. Элекке «Лорх»ка охшамаган кебек тоелдылар. Дөрес, быелга әле берни дә әйтеп булмый. Киләсе елга тагын утырырга калдырдым.

Моның кадәр сорт бәрәңгене бер бакчага ничек утыртып бетерәләр дә ничек буташмыйлар икән дисезме? Мин дә шулай дип сорадым. «Менә бу бакчада  җирне трактор белән эшкәртәбез, буразна сыздырабыз да, бүлбеләрне кул белән утыртабыз. Кайсы сорт – ике, кайсы күбрәк буразнада. Бер генә буразна булганнары да бар. Читтәге бакчада да берничә сортны трактор белән утыртабыз. Башка кешедән килгән, сажалкада калган бәрәңгеләрнең бөтенесен чүпләп алабыз. Үзебезнекеләрне дә бер сорт белән икенчесен катнаштырмыйбыз. Казып алгач, кышка өй астында һәр сорт аерым бүлемнәрдә (алар бездә берничә яруслы), ә аз күләмдәге сортлар агач тартмаларда саклана. Аларның һәркайсына бәрәңгенең сорты язылган. Өй астында өстән җылы төшмәсен өчен картон кактык,  ике җилләткеч тишем бар, төрле урынга берничә термометр куелган. Бәрәңге үрмәсен өчен җылылык 3–4 градус булырга тиеш. Бәрәңгеләрнең бер өлешен – көзен, бер өлешен язын яровойлаштырабыз. Утыртканчы бәрәңгеләрне җылытырга да кирәк әле.  Җылынмаган бәрәңге тиз генә тишелми, өскә сабак бирми, аска вак бәрәңгеләр биреп утыра. Шулай ук борынлаган бәрәңгеләрнең борынын сындырып утырту да дөрес түгел.
Бәрәңге белән кызыксынучылар калмады дисәк тә, Нотфулла абыйга, яңа сорт бәрәңге сорап, әллә кайлардан киләләр икән, үзләре Нократ Аланындагы базарга барып та саталар.

– Хәер инде мин өйрәтүче, башлап җибәрүче генә, бөтенесен балалар, оныклар башкара. Алар да базарларда яңа сорт бәрәңге күрсә, алып кайта. Барысы да бакчада яратып эшли, – дип тә сөенә ветеран.

Гариповлар бакчасында бәрәңгеләр патшалык итсә дә, биредә бар нәрсәгә дә урын табылган: яшелчә, җиләк-җимешнең күп төрләрен үстерәләр, куралары әле дә җиләктән сыгылып утыра, өлгергән грушалары күренә, сарымсакны ун сутыйда үстерсәләр, кәбестәләре дә шактый, кабак, азык чөгендерен дә онытмаганнар.

«Син дә үстереп кара әле», – дип Нотфулла абый миңа да үзе тәмле дип тапкан берничә сорттан бәрәңгеләр биреп җибәрмәкче иде. «Безнең бакчада санаулы бәрәңге түгел, яңа сортны капчыгы белән утыртсаң да югала ул», – дип, көлеп, кире кактым. Шул бер сортын үстерә алсак та, канәгать инде без…

Гөлсинә Хәбибуллина

Автор фотосы

 


Фикер өстәү