Бүген Җирне көчле магнит давыл каплаячак

Россия галимнәре кисәтүенчә, бүген Җирне көчле магнит дулкыннары каплаячак.

Магнит давыллары вакытында кайбер кешеләрдә хәлсезлек, төшенкелек күзәтелергә мөмкин. Шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе дә ихтимал. Табиблар әйтүенчә, Кояш активлыгыннан саклануның аерым махсус ысуллары юк. Белгечләр сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләрен истә тотарга чакыра: саф һавада йөрергә, җитәрлек күләмдә су эчәргә һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартырга.

Магнит давылы вакытында сәламәтлекне ничек кайгыртырга?

 

 


Фикер өстәү