Юллама өчен акчаны ничек кире кайтарырга?

Лагерьда ял иткән өчен юлламаның ярты бәясе кире кайтарылачак дип ишеттем. Сүз ниндидер кешбэклар турында бара. Менә шуны алу тәртибен аңлатыгыз әле.

Лилия Миңнемуллина, Казан.

Дамир Фәттахов, Татарстан Яшьләр эшләре министры:

– Татарстан туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә Россия Президенты В. Путинның балалар ялын оештыруда эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасын тормышка ашыру эшен башладык. Бүген «ТАТИАНА», «ИНТЕРО», «ПЕРСОНА ГРАТА» туропетаторлары программада катнашуга әзерлекнең төп этаплары узды. Әлегә 64 лагерь белән килешү төзелде. Әти-әниләр кешбэк системасы буенча юллама бәясенең 50 процентын (әмма 20 меңнән дә артыграк түгел) кире кайтара алачак. Акча биш көн эчендә картага күчәчәк.
Программада катнашу өчен әти-әниләр берничә шартны үтәргә тиеш:
1. Моның өчен “Мир” картасы кирәк
2. Бу картаны https://privetmir.ru сайтында теркисе
3. Акчаны онлайн түлисе
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү