Казанда республиканың иң шәп тракторчысын сайлаячаклар

Татарстанда, “АГРОВОЛГА” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында, “Трактор-шоу” төбәк ярышлары узачак. Механизаторлар анда иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк.

Бәйге, бер үк төрле каршылыклар белән, 100 метр чамасы озынлыктагы параллель ике юлда үткәрелә. Анда катнашучылар йөк төялгән техниканы фигуралы йөртү осталыгын күрсәтергә тиеш булачак.
“Трактор-шоу” ярышында катнашуга заявканы 1 июньгә кадәр электрон почтага (адресы: Almaz.Korbanov@tatar.ru) яки 8(843)221-76-60 телефоны аша тапшырырга кирәк.

“Трактор-шоу” тракторында идарә итү осталыгы буенча турнир, “Росагролизинг” акционерлык җәмгыяте ярдәмендә, Deutz-Fahr маркалы тракторларында үткәреләчәк. Agrovolga.org cайтында теркәлеп, үзегезнең район тракторчысы өчен җан атарга мөмкин.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искә төшереп үткәнчә, “АГРОВОЛГА” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм “Казан Экспо” күргәзмә үзәге павильоннары эчендә узачак.
“АГРОВОЛГА” Казанда 1-3 июль көннәрендә үткәрелә.

Оештыручылар белән 8(843) 221-77-95 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.


Фикер өстәү