Саба районында энергетикларының эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Саба районының энергетикларының былтыргы эшчәнлегенә йомгак ясауга, 2023 елга бурычлар билгеләүгә, коллектив килешү кабул итүгә багышланган җыелышы балалар иҗаты үзәгенең актлар залында үтте. Район электр челтәре начальнигы Рөстәм Якупов чыгышыннан күренгәнчә, планнарга кайбер үзгәрешләр кертелүгә карамастан, коллектив үз бурычын үтәгән. Энергетиклар Саба һәм Теләче районнарында 44 меңнән артык кеше яшәгән 120 торак пунктка электр тогы бирә. Хәзерге вакытта челтәргә 16039 йорт (фатир), 853 юридик абонент тоташтырылган. Кулланучылар да, тотылган энергия күләме дә елдан-ел арта, утны төрле объектив сәбәпләр аркасында аерып тору очраклары кими бара.

“Утны өзеп торулар – кулланучылар эшчәнлегебезне бәяли торган мөһим күрсәткечләрнең берсе. 2022 елда Саба районы буенча шундый 65 очрак булды. Моның төп сәбәпләре – электр чыбыкларының өзелүе яки изоляцияләренең тузуы, табигать стихияләре. Кулланучылар зонасындагы электр линияләрен, җиһазларын тикшерүгә дә игътибарны арттыру сорала, чөнки алардагы дефектлар токны өзеп торуларга китерә”, – диде җитәкче.

Шул ук вакытта энергетикларның көчәнеш астында ремонтлау-торгызу эшләрен үткәрү технологиясен үзләштерүләре ток аерып торуларны нык киметә. 2022 елда яңа алым белән 1228 эш башкарылган.

Соңгы вакытта энергетиклар үзләре дә җитештерүнең нәтиҗәлелеген туктаусыз яхшырту процессына актив җәлеп ителә. 2022 елда алар тарафыннан 292 кайдзен (соңгы вакытта популярлашкан бу термин япончадан “үзгәрү” дигәнне аңлата) тәкъдим кертелеп, шуның 274е тормышка ашырылган. Челтәр персоналы 4 рациоанализаторлык тәкъдиме белән чыккан.

Оешмада хезмәтне саклауга юнәлдерелгән чаралар, хезмәт килешүендә каралган шартлар уңышлы үтәлә. Персоналны җәйге һәм кышкы махсус киемнәр белән тәэмин итүгә 1,468 миллион сум акча тотылган. Җыелышта Алабуга электр челтәре филиалы директоры урынбасары Илшат Зиннәтуллин катнашып, хезмәтне саклау, эшчеләрнең ялын оештыру мәсьәләләренә тукталды. 2022 елдагы эшчәнлекләрен бәяләп, район башлыгы Рәис Миңнеханов та энергетикларга үзенең теләк-тәкъдимнәрен белдерде. “Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен күздә тотып, трансформатор пунктларын тәртипкә салып бетерергә, линия астындагы агачлар буенча инвентарьлаштыру үткәрергә кирәк. Районда федераль һәм республика программалары дәвам итә. Район үзәгендәге линияләрне үзгәртү эше дә күпмедер планга керде. Бурычларны үтәү сезнең профессиональлектән тора. Спорт-мәдәни чараларында актив катнашасыз. Анысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Алга таба да шулай нәтиҗәле һәм тату эшләргә язсын”,– диде Рәис Нургали улы.

/ «Саба таңнары»


Фикер өстәү