Иркутск янында Ан-12 самолеты һәлакәтендә ике кеше үлгән

Якутсктан Иркутскка очкан Ан-12 транспорт самолеты һәлакәткә очраган.

Баштарак «14.50 сәгатьтә Якутсктан — Иркутсктан очкан Ан-12 самолеты радарлардан югалды», — дип язды РИА новости.
Хәзерге мәгълүматлар буенча, самолет табылган. Самолет һәлакәтендә ике кеше үлгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Экипажның тагын биш әгъзасының язмышы билгесез.


Фикер өстәү