Бүген Актаныш районының ике авылында заманча медицина пункты ачылды

Бүген Актаныш районының ике авылында — Иске Җияш һәм Уръядыда заманча медицина пункты ачылды.

Иске Җияштә озак еллар фельдшер булып эшләгән Нурания Харрасова «Без бу көнгә озак килдек», — ди.

Моңарчы фельдшерның эш шартлары бик авыр булган, бина иске, җылылык юк. Авыруларны кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү аңа карап тукталып тормаган. Нурания апа укол ясарга, система куярга авылдашларының өенә йөргән. Юллар пычрак булу сәбәпле, язгы, көзге чорда, кышын буран чыккан вакытларда берүзенә йөкле хатын-кызларны бәбиләтергә дә туры килә аңа.

Хәзер инде бу караңгы көннәр артта калды. Нурания апа хезмәтен бөтен уңайлыклары булган заманча, матур, якты бинада дәвам итәчәк. Авыруларны кабул итү, медицина процедуралары үтәү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Җияшлеләрнең ФАПлы булу шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Энгель Фәттахов бар халыкка ныклы саулык, коронавируска дучар булганнарның авыруны тизрәк җиңеп чыгуларын теләде. Иске Җияш кебек кече авылда ФАПның мөһим оъект булуын ассызыклады.

Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин үз чыгышында «Бүген без кеше өчен эшлибез» диде. Элек авыл шәһәрдән калышмасын дия идек, хәзер кеше өчен уңайлы булсын дибез. Инде авылда мәктәп тә, ФАП та бар. Хәзер эчә торган су белән тәэмин итәргә кирәк, — дип алга планнар куйды.

ФАП ачу тантанасында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, авыл җирлеге башлыгы Таһир Харрасов чыгыш ясап, бинаны төзүчеләргә, җылылык, су кертүчеләргә рәхмәт белдерделәр.


Фикер өстәү