Төркиядә Россия самолеты һәлакәткә очраган: барлык пассажирлар һәлак булган

РФ Оборона министрлыгы карамагындагы Бе-200 янгын сүндерү самолеты Төркиянең көнчыгышында Кахраманмараш шәһәре янында һәлакәткә очраган. Бортта биш Россия хәрби хезмәткәре һәм Төркиянең өч вәкиле булган, алар барысы да һәлак булган.

РФ Оборона министрлыгы үз комиссиясен һәлакәт урынына җибәрде. Эзләү-коткару эшләренә шулай ук Төркия Хәрби һава көчләре кушылырга ниятлиләр: ведомство самолет һәм вертолет бүлеп биргән.

Социаль челтәрләрдә видеоязма барлыкка килде, аның кадрларында самолет-амфибия Бе-200 тауга бәрелүе күренә.


Фикер өстәү