Рецидивист укучы кызны тоткынга алган һәм аның туганнарын үтергән

Иркутск өлкәсендә Тайшет шәһәрендә элеккеге тоткын шәхси йортка керә һәм анда укучы кызны тоткынга ала.  ФСБ хезмәткәрләренә йортны штурмларга туры килгән. Бинага кергәч, алар ир-ат һәм хатын-кыз гәүдәләрен — кызның абыйсын һәм әбисен тапканнар. Бу хакта «МВД Медиа» хәбәр итте.

Полициягә җирле яшәүче мөрәҗәгать иткән. Ул кызына сыйныфташы хәбәр җибәргәнен белдерә. Кыз аны өйдә таныш булмаган ир-ат тоткынга алган, дип язган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре өй ишегенең тышкы яктан йозакка бикләнгән булуын ачыклаган. Шул ук вакытта ихатада ниндидер хәрәкәт булган.

Җинаятьченең уяулыгын киметъ өчен хокук сакчылары хәйләгә барган. Алар киткән кыяфәт күрсәткәннәр. Шул ук вакытта берничә полицейский сакта калган. Алар ишекне ватып, ир-атны тоткарлаганнар.

Азат ителгән укучыны хастаханәгә җибәргәннәр. Подвалда килгән тикшерүчеләр кызның туганнары гәүдәсен тапканнар.


Фикер өстәү