«Бүгенге вазгыять 1991 елның төгәл күчермәсе түгелмени?»

Россиянең оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу яшьләр форумында, теләсә кайсы дәүләт өчен иң дәһшәтле нәрсә – җәмгыятьнең эчтән череп таркалуы, дигән фикер әйтте. Министр фикеренчә, эчке янаулар тышкы куркынычлардан дәһшәтлерәк. Тышкы янауларга каршы торып була, җәмгыять эчтән таркала башласа, дәүләтне саклап калу кыен.

Шойгу илгә янаган куркынычлар арасындагы сызыкны менә шулайрак үткәрә. Аумакайлык нәтиҗәсендә зур тетрәнү кичергән илләргә мисал итеп Югославияне, Ливия, Гыйрак, Сүрия, Мисырны китерә. Генерал никтер СССРны искә алмый. Югыйсә СССР тәҗрибәсе алдарак саналган илләрнекен егып сала. Тагын бер нәрсәне искәртик: Шойгу Россиягә янаган куркыныч хакында сүз алып бара. Аның тел төбендә Европада Россиягә каршы пропаганда алып баручы үзәкләр бар, алар Ригада, Варшава, Таллинда урнашканнар, менә шулар безгә фетнә очкыны салырга тырыша да инде дигән фикер уеп салынган.

Оборона министры белән бәхәсләшмик, ул безгә караганда мәгълүматлырак. Чынлап та, Көнбатышта Россия эчендә ут дөрләтергә теләгән көчләр бар, алар актив эшлиләр. Мәскәүдә, Кремльдә, алдагы айлардагы, бигрәк тә сентябрь сайлавы алдыннан һәм аннан соңгы атналардагы илдә булачак хәлгә сагаеп карау сизелә. Сәхнә арты чыганаклары киләсе айларда Россия Олимпында җитди үзгәрешләр көтелә дип тә әйтәләр. Имештер, Мишустин премьер-министр кәнәфиен калдырачак, федераль хөкүмәт белән безнең Марат Хөснуллин идарә итәчәк, диләр. Бу кадәресен раслап та, кире кагып та булмый, билгеле. Әмма газета хәбәрчесенә бер нәрсә мәгълүм: Хөснуллинның рейтингы Путин каршында бик югары.

Путин өстәленә кертеп салынган мәгълүмат без ачык чыганаклардан алганга караганда күпкә һәм кискен аерыла. Шуңа күрә югары кабинетларда киләчәк белән бәйле берникадәр шомлану хөкем сөрү гаҗәп түгел. Дөресен генә әйткәндә, хәлләр бөтен дөньяда киеренке. Американың югары җитәкчелеге Россия тыкшынулары нәтиҗәсендә илдәге сәяси хәл катлаулана дип зар елыйлар бит әле. Сәясәтнең тектоник плитәләрен селкетүче тышкы көчләр бар һәм алар нәтиҗәле генә эшли алалар, димәк. Әмма ни генә дип әйтмә, илнең үз эчендәге атмосфера хәл итә барысын да. Тышкы көчләр эчтәгеләрнең тырмага басканын көтеп кенә тора, һәм маңгайга шап итүгә, төртеп егарга тырышалар. Тарихта исә шундый хәлиткеч мизгелләр була: җитәкчелек тырмага басып кына калмый, аның өстендә бии үк башлый. Бу җәһәттән утыз ел элеккеге безнең тарих гыйбрәтле. Әлеге юлларның авторы шуңа күрә 1991 елның августына борылып карап, зур түнтәрелешнең преамбуласы булган вакыйгаларга күз төшерергә булды.

Утыз ел элек СССРның икътисадый хәле белән бүгенге Россиядәге вазгыять арасында байтак кына параллельләр бар. Килешик: икътисад сәяси атмосфераны билгеләүдә төп һәм мөһим роль уйный. Менә карагыз, 1991 елның августында американнар яза: «СССРның тимер юллары 16 миллион агач шпал җитешмәүдән интегә. Бу – еллык ихтыяҗның 60 проценты. Моның төп сәбәбе: агач эшкәртү сәнәгате үз продукциясен каты валютага чит илгә сата», – диләр. Әйтерсең, быелгы җәйнең такта дефицитын һәм аның төп сәбәбен 1991 елдан копиясен ясап күчергәннәр дә куйганнар. Агач сатудан кергән валюта СССРга булышмаган ул чакта.

Утыз ел элек илдә бар нәрсәгә дә кызу темплар белән бәяләр күтәрелә. Бу бәяләрне дәүләт көйләүгә карамастан шулай. ТАСС хәбәрдарлык кыйммәтләнә дип чаң суга, чөнки газета-журналларга 1992 елга язылу бәясе 2,5–3 тапкырга арткан.

Икмәк бәясе тешли башлаган, «…чөнки СССР читтән 40–45 миллион тонна ашлык сатып ала. Элек без АКШтан ашлыкны тоннасын 56 доллардан ала идек, хәзер бәя 80 долларга җитә», – дип аңлата ул чактагы Премьер-министр Павлов. Бөртеклеләр базарындагы быелгы бәяләрнең «чөелүе»н искә төшерик әле… Никадәр охшашлык! Хәзерге бәяләр күтәрелешендә дә җитәкчелек тышкы базардагы кыйммәтчелекне гаепли.   Соңгы көннәрдә генә Владимир Путин чит илләрдән азык-төлек импортлауны арттыру турында күрсәтмә бирде. Сәбәбе: илдә ризык бәясе ашкын темплар белән үсә. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне ясалма рәвештә тотып торырга тырышу проблемалар китереп чыгарачагын, сәнәгать товарларын да йөгәнләргә кирәклеген без «Ватаным»да әле генә яздык. Шундый ук фикерне 1991 ел җәендә КПСС ҮК секретаре Е.Строев та әйткән: «Илдә икътисадый реформаны авыл хисабына үткәрергә тырышучы көчләр бар», – дигән. Сәнәгать товарларына берьяклы бәяләр күтәрелү, ә авыл хуҗалыгы продукциясенекен йөгәнләп тору авылны «социаль шартлау»га китерергә мөмкинлеген ассызыклаган.  Азык-төлек җитештерүнең нык кимүе инде 1991 елда күзәтелә башлаган икән.

Моңа өстәп нәрсә әйтик инде? Бүгенге вазгыять 1991 елның төгәл күчермәсе түгелмени?

Нефть һәм ягулык проблемасы да сиздереп баш калкыта башлаган утыз ел элек. Ельцин августта Төмәнгә барган. Аның бу сәяхәте уңаеннан белгечләр «нефть чыгару өлкәсендә хәлләр шулай торса, туксанынчы еллар уртасында «кара алтын»ны чит илдән сатып алырга туры килмәгәе» дип борчылу белдергәннәр. Технологик санкцияләр астындагы ул тармак бүгенге көндә дә шундый ук хәвеф уята.

Фән һәм галимнәрнең ул чактагы хәле дә хәзерге Россиядәгене хәтерләтә. Финанслау киметелгән, галимнәрне кыскарталар, түләүсез ялга җибәрәләр дигән зарлар ишетелә.

Совет кешеләренең чит илләргә мөһаҗирлеге кузгалган. Ул чор матбугатында илдән бер елга 500–700 мең кеше китүе турында хәбәрләр күренә. «СССРга керү һәм чыгу турында»гы Закон үз көченә кергәч, 10 миллион кеше илне ташлап китәр дип көтәләр утыз ел элекке җәйдә.

Ял итү кыйммәтләнгән. «АиФ» «Санаторийга путевка уртача 656 сум тора. Ял – 91 – ул кыйммәт» дигән баш астында язма биргән. 656 сумның совет кешесе өчен ни булуын аңлау өчен сан китерик: яхшы алган укытучы (укытучылар яхшы ала дип санала иде ул чакта) бу акчаны хезмәт хакының тиенен дә тотмыйча өч айдан артык җыярга тиеш булыр иде.

Шундый катлаулы икътисадый шартларда җитәкчелек илне саклап калмак булып талпына. Июль ахырында гына Мәскәүгә АКШ Президеты өлкән Буш килеп китә. Килешүләр имзалана, Буштан киңәшләр алына. АКШ лидеры СССРның киләчәген оптимистларча бәяли, республикалар белән мөнәсәбәтләрне көйләргә куша. Ул көннәрдә Горбачев яңа Союз договорын имзалау проблемасы белән шөгыльләнә. 29 июль көнне кичке сәгать сигездә (әле Бушның аяк эзләре дә суынмаган) Горбачев белән Ельцин очрашалар. Сөйләшү иртәнге 3кә кадәр бара. Ельцин салымнарны Россиядә җыеп, бер өлешен генә үзәккә тапшырсалар, Союз килешүен имзаларга вәгъдә бирә. Ихтимал, ул сөйләшүдә Татарстан хакында да сүз күп булгандыр. Татарстанның Мәскәү кулы астыннан чыгып, тигез хокуклы булып бетә язган вакыты бит. Өч атнага якын вакыттан соң ил белән ниләр буласын ике президентның берсе дә белми әле.

Илдә бөлгенлек проблемасы кискен баш калкыта. Белгечләр РСФСРда «лаеклы ярлылык» (социаль минимум) дәрәҗәсендә яшәү өчен ир кеше айга 320 сум акча тотарга тиеш, хатын-кыз 283не дип исәплиләр. Халыкның сиксән проценты моннан түбәнрәк дәрәҗәдә акчага җан асрый икән. Хәзерге Россиядә фәкыйрьлек проблемасы ничек торганын барыбыз да беләбез бит инде. 1991 ел белән 2021 ел арасында бу мәсьәләдә дә тигезлек билгесе куярга була.

Тышкы пропагандага бирешмәс һәм теге Варшава, Таллиндагы пропаганда үзәкләрендәгеләрнең телләрен тешләтер өчен, социаль-икътисадый проблемаларны уңышлы хәл итү дә җитә. Тик ул проблемалар гайкаларны кысу юлы белән хәл ителә алмый шул. 1991 ел сабагы шуны искәртә безгә. Хәлне төзәтү өчен реаль гамәлләр кылу сузыла, артка чигерелә икән, илнең эчтән таркалуы башлана. Армия дә, дәһшәтле ракеталар да, танк колонналары да берни эшли алмый андый вазгыятьтә. Чит илдәге оппонентлар менә шундый эчке таркалуны көтеп кенә торалар да инде.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү