Йолдызнамә | 16 – 22 август

Кучкар (21.03 – 20.04) Атнаның беренче яртысы кыйммәтле әйбер сатып алу артыннан йөри башлау өчен искиткеч әйбәт! Ләкин йорт мәшәкатьләренә баштанаяк чумып, хезмәт бурычларын онытып җибәрә күрмәгез: җитәкчегез канәгатьсезлек белдерәчәк. Атна ахырында сәер генә бер хәл күңелегездә шундый ук сәер хисләр уятачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Акча, гаилә проблемаларының очына чыгып куаначаксыз. Мөлаем, тәмле телле булуыгыз хезмәт урынындагы аңлашылмаучанлыкны дошманнарыгызның ачуын китерерлек дәрәҗәдә оста итеп бетерергә булышыр. Гомумән, бу атнада уңыш үзегезгә һәр почмактан гүя елмаеп торыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Матди хәлегезне яхшыртып җибәрү өчен кулай чор. Файдалы элемтәләр корып җибәрү алдыгызга яңа офыклар ачар. Дөрес, күңелегездә кирәкмәгәнгә акча туздыру теләге оялау бердәнберегезгә ошап җитмәс җитүен. Ләкин үзара килешү ноктасын табу янә араларны җылытып җибәрер.

Кысла (22.06 – 22.07) Карьерада үзгәрешләр: яңа вазыйфага яки башка эшкә күчү ихтималы бар. Мәхәббәт өлкәсендә дә шәп кенә сюрпризлар булырга мөмкин. Ләкин, кем әйтмешли, диңгез яры буенда һаваның көйләнүен көтеп утыру түгел, ә беренче чиратта үзегезгә җылы хисләрегезне белгертү кирәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Көч-куәтегез, дәрт-дәрманыгыз артып торган чак. Моның яңа мәхәббәт хисләре бөреләнүгә, дөньяның артына тибеп яшәү омтылышына китерүе бар. Ләкин бераз тыелып торырга кирәк, юкса мондый тормыш рәвеше көтелмәгән проблемалар чыгарырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар.

Кыз (24.08 – 22.09) Керемнәрегезне ишәйтмәкче буласыз, ләкин таркаулыгыгыздан котыла, көч-куәтегезне бер йодрыкка туплый алмыйча азапланасыз түгелме? Үзегезгә хас булмаган кырыслыкны, якыннарыгызга карата салкынлыкны алып ташлагыз әле – эшләрегез шундук хутка китәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Ымсындыргыч, баш әйләндергеч бер тәкъдим көтегез. Аны кулдан ычкындырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез. Моннан тыш сезне хәзер хезмәт хакына әйбәт кенә өстәмә яки премия көтә. Кыскасы, акча мәсьәләсенең итәктән тартуына көн бетә.

Чаян (24.10 – 22.11) Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып харап була күрмәгез, дип кисәтә йолдызлар. Күктәге торна артыннан чапканчы, кулдагы песнәкне тотып калу хәерлерәк хәзер. Аннан килеп, коллегаларыгыз ярдәменә таяну да кирәкмәсә,  үз көчегезгә генә ышану дөресрәк булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Бик әйбәт чор. Хезмәт урынындагы бер проблеманың үзенчәлекле чишелешен күрсәтеп, югарыга үрмәли башларсыз. Хезмәттәшләрегез дә, җитәкчегез дә моңарчы яшеренеп яткан сәләтегезне күреп аһ итәр. Ләкин борыныгызны гына чөя күрмәгез, юкса юлыгызда бик биек киртәләр калкып чыга башламагае.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Яңалыкка өйрәнү, сәяхәткә чыгу өчен уңайлы чор. Ләкин шуны истә тотыгыз: үзегезгә «җирдән аерылырга» мөмкинлек бирмәүче сәбәпләр чыгып кына торачак. Әмма үз максатыгызны бик төгәл аңлавыгыз һәм зур ихтыяр көченә ия булуыгыз нәтиҗәсендә теләгәнегезгә ирешмичә калмаячаксыз.

   Сукояр (21.01 – 19.02) Кешеләр белән эчкерсез сөйләшә белүегез, эчке тоемлавыгыз табышлы гына эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Хәер, нәрсәнедер югалтырга туры килер анысы, әмма бу сезгә иртәме-соңмы йөзе белән кире кайтыр. Тагын бер киңәш: хаклы булуыгызга бик нык ышанган хәлдә генә фикерегезне үткәрергә тырышыгыз.

        Балык (20.02 – 20.03 Әйбәт һәм… кызык чор. Җаваплылыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны күрсәтергә шәп сәбәп чыгар. Үзегездән нәрсәне көтүләрен бик тиз аңлап, дөрес карарга килерсез һәм шуның белән бөтенесен сокландырырсыз.


Фикер өстәү