Өйрәнү очышлары вакытында МиГ-29 самолеты һәлакәткә очраган

Әстерхан өлкәсендә өйрәнү очышлары вакытында МиГ-29 самолеты һәлакәткә очраган. Андагы очучы һәлак булган. Бу хакта Көньяк хәрби округының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Самолет кешесез урынга — Ашулук полигоны мәйданына төшкән. Очыш хәрби комплектларсыз башкарылган, — дип хәбәр итә хәрби ведомство матбугат хезмәте.

Урында Һава-космик командования комиссиясе эшли. Россиянең атказанган очучысы Владимир Попов һәлакәткә Дагыстан таулары һәм Каспий дигезе якын булганлыктан һава шартлары сәбәп булырга мөмкинлеген әйткән.

Шулай ук хәрби маневр вакытында биеклекне контрольдә тота алмау, техник төзексезлек тә фаҗигага сәбәп булуын фаразлыйлар.


Фикер өстәү