Boeing 737-500 пассажир самолеты һәлакәткә очраган

Бүген Индонезиянең Sriwijaya Air авиакомпаниясенең Boeing 737-500 пассажир самолеты һәлакәткә очрады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Flightradar24 порталы Джакартадан Понтианакка таба оча торган самолет белән элемтә югалуы турында язды. Самолет җирдән күтәрелеп киткәч, дүрт минуттан соң биеклеген югалта.

Якынча белешмә буенча, бортта илледән артык кеше була.

Россиянең Джакарта шәһәрендәге пресс-атташесы Денис Тетюшин белешмәсе буенча, һәлакәткә очраган самолетта Россия кешеләре турында мәгълүмат юк.

Синьхуа агентлыгы самолет калдыклары һәм мәетләре табылуы турында хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, самолет Джакарта шәһәре тирәсендә суга төшкән.


Фикер өстәү