Коткаручылар һәлакәткә очраган Boeing 737 пассажирларының мәетләрен тапмаганнар

Boeing 737 авиаһәлакате булган урында пассажирларның гәүдәләре табылмаган. Искәртеп узабыз, кичә самолет Кытайның көньягында һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә РИА Новости КХРның үзәк телевидениесенә сылтама белән.

» Хәзерге вакытта коткаручылар хәбәр итүенчә, һәлакәт урынында ватылган самолет калдыгы табылган, әмма хәбәрсез югалганнар әлегә табылмаган», — диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә, фаҗига таулы җирдә булу сәбәпле, эзләү өчен кыенлыклар тудыра.


Фикер өстәү