1 апрельдән дүрт миллион кешенең пенсиясе артачак

РУДН белгече 1 апрельдән дүрт миллион кешенең пенсиясе артачагы турында белдергән.

Россия Халыклар дуслыгы университетының (РУДН) икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева әйтүенчә, 1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсияләре 8,6 процентка арта. Бу чара 4 миллион кешегә кагылачак, дип хәбәр итә “Прайм”.

Белгеч аңлатып үткәнчә, социаль пенсияләр, аерым алганда, инвалид балаларга бирелә. Шул ук вакытта кайбер кешеләр ике пенсия алуга хокуклы. Алар арасында – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә җәрәхәтләнгән инвалидлар.

Ул социаль пенсияләрнең һәр ел саен 1 апрельдән, алдагы елда пенсионерның яшәү минимумы күләме үсүдән чыгып, арттырылуын искә төшергән.

Моңа кадәр Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан белдерелгәнчә, ел азагына кадәр бу максатка 33,7 миллиард сум җибәреләчәк.

16 мартта Россия Президенты Владимир Путин, пособиеләр, пенсияләр, МРОТ һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын кертеп, барлык социаль түләүләр күләме артачагын әйтте.


Фикер өстәү