Путин: «Беренчеләр хәрәкәте»нең 4 миллионнан артык кешене берләштерүен әйтте

2022 елның апрелендә төзелгән «Беренчеләр хәрәкәте» 4 миллионнан артык кешене берләштерә, диде Владимир Путин Пятигорскида узган хәрәкәтнең күзәтү советы утырышында.Путин: «Беренчеләр хәрәкәте»нең 4 миллионнан артык кешене берләштерүен әйтте

Аның сүзләренчә, инициатива «онытылган форматларны» торгызу өчен этәргеч булды. Буыннарның дәвамлылыгын үстерү һәм иҗат итү, алга таба хәрәкәт итү өчен бик мөһим .«Мин күрдем, хәрби тематика да бар, бу — «Аҗаган», яшь натуралистлар хәрәкәте, бу да бик кирәкле. Бу яхшы иске традицияләр, һичшиксез, безнең заманда да, XXI гасыр яшьләренә ярдәм итә», — диде Путин.

Путин хәрәкәт инициативаларын, шул исәптән мәктәп укучыларына һөнәр сайларга юнәлеш бирүне, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне, балаларны волонтерлыкка җәлеп итүне һәм башка төрле проектларны хуплады.

Путин киләсе ел Россиядә — Гаилә елы булуына басым ясап, «Беренчеләр хәрәкәте» проектлары яшьләр белән аларның әти-әниләрен дә берләштерүен әйтте. «Һәм әлбәттә, мондый эш — безнең җәмгыятьне берләштергән кыйммәтләрне ныгытуга мөһим өлеш кертә», — дип нәтиҗә ясады ул.


Фикер өстәү