Утсыз-сусыз Газзә: гомерләр өзелә, ялган хәбәрләр тарала

Фәләстыйн фаҗигасе дөньякүләм мәгълүмат чараларында төп тема булып калуын дәвам итә. Израиль Хөкүмәте Газзә секторын тулы блокадага алды: утны өзде, су торбалары бикләнде. Сүз 360 квадрат километрлы мәйданда 2 миллионнан артык кеше яшәгән төбәк турында бара. Чагыштыру өчен: Арча районы 1842 квадрат километрны били, ягъни Газзәдән 5,11 тапкыр зуррак.

Халык тыгыз яшәгән төбәкне бертуктаусыз күктән бомбага тоту, торак йортларны җимерү нинди нәтиҗәләргә китерүен күз алдына китерегез. Сабый балалар газаплы үлем белән үлә, хатын-кызлар һәм картлар гарип кала. Шул ук вакытта Израиль һәм дөнья матбугаты фәләстыйнлыларны хатын-кызларны үтерүдә һәм балаларны әсирлеккә алуда гаепли, ерткычлар һәм хайваннар дип бәяли. Расачалыкның бу дәрәҗәсе бүгенге дөньяда башка бер илдә дә күзәтелми. Бары тик Израильгә генә дошманнардан вәхшиләрчә үч алу хокукы бирелгән. Искә төшерик: әле генә Азәрбайҗан үз төбәге булып саналган Карабахны минималь кан коюлар белән азат итте, тыныч халыкның иминлеген йөз процентка тәэмин итәргә тырышты. Шуңа карамастан Көнбатыш илләре Бакуга каршы пропаганда алып барды, кешелексезлектә гаепләргә омтылды. Санкцияләр кертергә азапландылар. Миллионлаган гарәпне йортларыннан куып, үтереп, төрмәләргә ябып, җитмеш елдан артык вәхши сәясәт алып барган Израильгә карата беркем дә санкцияләр кертми.

Гарәпләрне ерткычлар итеп күрсәтү өчен, күпсанлы фейклар таратыла. Бу рәсми дәрәҗәдә оештырыла. Әйтик, читлеккә ябылган балалар төшерелгән видеоролик актив таратыла. Янәсе ХАМАС сугышчылары тотак итеп алынган сабыйларны шулай газаплый. Чынлыкта видео 2015 елда ук төшерелгән һәм анда Сүрия балаларының авыр язмышы чагыла. Дөрес мәгълүмат тарату кыен. «Ютуб» фәләстыйнлыларны яклаган блогерларны бикли. Башка мәгълүмат чараларында хәл шуннан яхшы түгел. Шуңа карамастан АКШта һәм дөньяның башка илләрендә Фәләстыйнны яклап урамга чыгучылар аз түгел.

Вашингтон штатындагы Киркленд шәһәрендә Фәләстыйнны яклаучылар белән Израильне яклаучылар арасындагы бәрелешне полиция ярдәмендә туктатырга туры килгән. Шунысы игътибарга лаек: сиончылар кансызлыгын гыйбриләрнең барысы да якламый. Ортодоксаль яһүдләр – хареди гыйбриләре «яһүдлек ул – сиончылык түгел, Израиль гыйбриләрне гәүдәләндерми» дип белдерделәр һәм Израиль флагларын яндырдылар. Human Rights Watch халыкара хокук яклаучылар оешмасы Израиль гамәлләрен хәрби җинаять дип бәяләде. Россия хакерлары төркеме Killnet Израильне кан коюда гаепләде. Европаның 4 иле – Испания, Дания, Люксембург, Ирландия Евросоюзның Фәләстыйнга финанс ярдәмен туктату турындагы карарына каршы чыкты, аны үткәрмәде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү