Планета язмышы хәл ителгәндә: дөньяда сәяси киеренкелек үзенең югары ноктасына омтыла

Аның асыл сәбәпләре финанс кризисының тирәнәюенә бәйле. АКШта бюджет дефициты 2023 финанс елында 1,7 триллион долларга җитте. Бу алдагы елдагыдан 300 миллиард долларга күбрәк. Бюджет керемнәре 9,3 процентка кимегән. Дәүләт әҗәтенең масштабы да рекордлы. Байден шул сәбәпле «яңа дөнья тәртибе» дип шаулый да инде. Аның фикеренчә, якындагы 4–5 елда алдагы 40–50 еллык тормышны билгеләячәк вакыйгалар булып узачак.

Американнарның максаты ачык: Якын Көнчыгышны коллыкка төшереп (хәтта анда яшәүчеләрне юк итеп), үзләренең матди мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү. Төбәккә гадәттән тыш зур Америка, Англия, Франция гаскәрләре китерелде. Грециядәге хәрби базаларга гына да 60 F-35 самолеты тупланды.

Газзә фаҗигасе бөтен ислам дөньясында зур сызлану һәм көчле реакция тудырды. Үткән атна ахырында төрек лидеры Әрдоганның аркадашы, идарә итүче коалициягә кергән партия лидеры Дәүләт Бахчәли Израиль 24 сәгать эчендә Газзәне бомбага тотудан туктамаса, Төркия тыкшынырга тиеш, дип белдерде. Ультиматумның срогы чыкты инде. Шактый зур көчкә ия булган мөселман илләренең лидерлары, чынлап та, Газзәгә гуманитар ярдәм күрсәтү генә түгел, тынычлык урнаштыручы мөселман хәрби көчләрен төзү турында да сүз кузгатты. Якшәмбедә Әрдоган Малайзия Премьер-министры Ибраһим белән Вахдеттин сараенда ябык режимда очрашты. Рәсми төрек газетасы Yeni Şafak: «Фәләстыйнның иминлеген тәэмин итәрлек көч төзергә вакыт җитте», – дип яза. Газета фикеренчә, Төркия, Пакьстан, Мисыр, Согуд Гарәбстаны кебек дәүләтләр Фәләстыйн белән чиктәш илләрдә уртак үз хәрби көчләрен җәелдерергә тиеш. АКШ исә Фәләстыйнны якларга теләгән дәүләтләргә һәм мөселман төркемнәренә ут ачарга вәгъдә итә. Вазгыять бик киеренке, чынлыкта бар Җир шарының язмышын хәл итәчәк вакыйгалар формалашып ята. Норвегиянең тышкы эшләр министры Эспен Барт Эйде: «Кризис дөньякүләм масштабтагы кризиска әйләнү белән яный», – диде.

Күпчелек Европа илләрендә Фәләстыйнны яклап демонстрацияләр үткәрү тыелган булса да, Франция, Англия, Германия, Дания һәм башка дәүләтләрдә сиончылар вәхшилегенә каршы урамнар тулган протест акцияләре оешты. Аларда: «Елгадан алып диңгезгә кадәр Фәләстыйн азат булачак», – дигән лозунглар күтәрелде. АКШта сиончыларга каршы гыйбриләр Капитолий үрендәге Вәкиллекләр палатасының офис бинасына бәреп керде һәм Газзәдәге геноцидны туктатуны таләп иттеләр.

Фәләстыйн кризисы фонында алтын бәясе унциягә 2 мең доллардан артып китте. АКШның финанс министры Йеллен: «Ике сугышка көчебез җитә», – дип белдерде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү