Нәсел көче: алма агачыннан ерак төшә аламы?

“Нәкъ әнисе!”, “Атаң булсаң булырсың икән!”, “Әбиең дә гел шулай итә торган иде”. Моның ише сүзләрне ишетергә дә, әйтергә дә ияләнеп беткән инде без. Туганыңа охшау – гаҗәп хәл түгел. Нәсел эчендә язмышларның кабатлануына да кайчак игътибар да итмибез. Ә инде тирәнрәк уйланып, нәселеңне өйрәнә башласаң, күп нәрсәнең асылына төшенәсең икән…

Хаталар кабатланмасын

Нумеролог Резидә Әлмиева әлеге теманы үзлектән өйрәнә башлаган. Беренче чиратта, нәселендәге хатын-кызларның язмышлары охшаш булуына игътибар иткән ул.

– Төгәлрәк әйтсәк, барысын да бер үк төрле проблемалар сагалый. Әйтик, аларның барысына да хыянәт итәләр, я булмаса, аларның ирләре юк. Ике туганның бер үк датада тууы, исемнәрнең бер үк булуы да ике язмышны охшаш итә – моңа да игътибар иттем. Бу миңа кызык булып тоелды да әлеге теманы өйрәнә башладым, – ди ул.

Нәсел тарихын белмәү кешене билгесезлектә яшәтә, ялгышларны кабатлата. Резидә әнә шул фикердә.

– Безгә тәрбияне әти-әниебез һәм туганнарыбыз биргән. Без аларның фикерләрен, куркуларын, инануларын сеңдергәнбез. Әйтик, буыннан-буынга «ир-атларга ышанырга ярамый» дигән фикер күчеп бара ди. Бу – туганнарыбызның аянычлы хәлләр кичергәндә туплаган тәҗрибәсе. Ләкин ул бүгенге шартларга туры килмәскә мөмкин. Безгә мондый инанулардан «качарга» кирәк. Ләкин син аның чыганагын белмисең икән, билгесезлектә яшәвеңне дәвам иттерәчәксең. Моннан тыш, без гаиләбезнең күп кенә серләрен белмибез. Әйтик, безгә хыянәтләр, өйдәге җәберләүләр, үз-үзенә кул салучылар, кыскасы, җәмгыять һәм дин тарафыннан кабул ителми торган гамәлләр турында сөйләмиләр. Ә бит без аларны белсәк, хаталар кабатланмас иде, – ди Резидә.

Нәселе белән элемтәне ныгыту өчен, Резидә нәрсә эшли соң? Нәсел агачы төзеп, туганнарыңа ярдәм итү генә аз, ди ул.

–  Туганнарың белән ешрак очрашырга, сөйләшергә, аларны бергә җыярга кирәк. Мин, мәсәлән, фотоальбомнар ясыйм. Моннан тыш әле нәселең турында китап язарга, туганнарны, авылдашларны җыеп, бәйрәмнәр оештырырга була. Нәселе белән элемтәләре нык булган кеше тормыштагы күп хәлләргә әзер була. Кая барса да, аңа ниндидер көч ярдәм иткән кебек тоелачак. 7 буынын белгән кеше үзен якланган кебек хис итә, ул аның ДНКсына салынган, – дип аңлатты ул.

Маяк

Резидәнең фикерләрен журналист Альберт Шакиров та дәвам итте. Ул да, җиде буын бабаңның кем булуын гына түгел, аларның горурланырлык һәм оялырлык якларын да белергә кирәк, ди.

– Нәселне белү – безнең канга сеңгән әйбер. Ул дәрәҗәңне күрсәтү өчен генә түгел, үзеңне кулда тотарга өстәмә контроль өчен дә кирәк. Без нәселебезне төрле яклап беләбез икән, безнең бүген кылган гамәлләрне дә кимендә җиде буын оныкларыбыз хәтерләячәк дигән сүз. Эшләдем дә бетте, беркем искә алмаячак, дип, хәзерге көн белән яшәү – бер нәрсә. Ә кем булганыңны киләчәк буыннар да беләчәген уйласаң, үзеңне башкачарак тота башлыйсың, – дип сөйләде Альберт Шакиров.

Нәселеңне белү аякта ныграк басып торырга булыша, дип, фикерен дәвам иттерде ул.

– Моннан ике-өч ел элек бер зур программа кысасында генетик тест эшләттек. Шуннан без чама белән ниндиерәк төркемгә каравыбызны, үзенчәлекле якларыбызны белдек. Моннан 1500 еллар элек Европа якларыннан монда күченеп килүчеләргә барып тоташа икән безнең ДНК. Мондый мәгълүматка ия булу рухи яктан терәк бирә, мин кем булырга, кайсы якка барырга тиеш кебек сорауларга ачыклык кертә. Үзенә күрә маяк булып тора, – диде журналист.

Өзелмәсен җеп

Нәсел көче – нәрсә ул? Ата-бабаларыбыз безне ничек саклый? Нәселе белән элемтәсен югалткан кешегә нәрсә яный?

Бу һәм башка сорауларны без иң элек нәсел белгече, шәҗәрә төзү буенча консультант Диләрә Гафиятуллинага бирдек.

– 1000ләп кешене берләштергән дүрт шәҗәрә төзегәнсез. Бу эшкә нәрсә этәрде сезне?

– Дөресен генә әйткәндә, документларны, фотоларны тәртипкә салырга кирәк, дип тотынган җирдән башланган эш ул. Башта әти-әнием ягыннан шәҗәрәмне төзедем. Кияүгә чыккач, иремнең әти-әнисенең әби-бабаларын барлый башладым. Шушы дүрт зур шәҗәрәне берләштереп, балабыз туды. Бу эшкә тотынганда, гадәти схема рәвешендә генә эшләрмен дигән идем. Психология, педагогика, генеалогия өлкәләрендә белемнәремне арттыра башлагач, курслар узгач, нәселемне тирәнрәк өйрәнә башладым. Нинди вакыйгалар булган? Алар безнең нәселгә ничек тәэсир иткән? Хәзер инде бу эштә башкаларга да ярдәм итәм.

Нәсел өйрәнүнең ике тармагы бар: генеалогия һәм родология. Генеалоглар күбрәк архивларда эшли, кайчан һәм нәрсә булганын ачыклый. Родологлар исә булган вакыйгаларның нәселгә нинди йогынты ясавын өйрәнә. Родология рәсми рәвештә психологиянең бер тармагы буларак теркәлгән, ул эзотерикага бәйле фән түгел.

– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр күпме?

– Күбесенчә шәҗәрә төзү максатыннан киләләр. Кемдер шуның белән туктала. Ә кемдер, әби-бабалары кичергән вакыйгалар белән бүгенге вакыйгалар арасында бәйләнеш табып, тагын да тирәнрәк өйрәнә башлый. Бу бәйләнеш юктан гына барлыкка килми бит. Тагын шунысы кызык: нәсел тарихыңны өйрәнгән вакытта, туган телеңдә эш итү мөһим. Без бит инде хәзер – ике телле буын. Ә әби-бабаларыбыз фәкать туган телебездә сөйләшкән. Алар әйткән сүзләрне, фикерләрен, ышануларын бөтен тирәнлеге белән аңлау өчен, без дә үз телебездә эшләргә тиеш.

– Нәселен өйрәнү кешегә ничек ярдәм итә?

– Беренче чиратта, үзең турында күбрәк беләсең. Кешелек дөньясы һәрвакыт «Мин монда кем?», «Мин монда нәрсә өчен килдем?», «Нинди эз калдыра алам?» сорауларына җавап эзли. Үз тарихын белгән кеше мондый сорауларга җавапны җиңелрәк таба. Үз гамәлләренә, теге яисә бу вазгыятьтә үз-үзен тотышына дөрес бәя бирә ала.

– Нәсел белән элемтә дигән нәрсә дә бар бит әле. Аны ничек булдырырга?

– Нәселең, гаиләң кичергән вакыйгалар турында мәгълүмат туплаганнан соң, бу мәгълүматка тиешле бәя бирергә кирәк. Син ул вакыйгаларга тәнкыйть түгел, ихтирам белән карарга, рәхмәтле булырга тиеш. Шул очракта нәселең белән элемтә барлыкка киләчәк. Нәселгә карата гаеп, үпкә хисләре бу элемтәне өзә. Әби-бабаларыбызның кылган гамәлләре, алар кабул иткән карарлар – барысы да дөрес. Башкача без һәм нәселебез исән булмас иде.

Бу элемтә тормышның төрле өлкәләренә йогынты ясый. Шәхси тормышта да, сәламәтлек, акча, эш ягыннан да үзгәрешләр башлана.

– Ә нәсел белән элемтәсен өзгән кеше ниләр кичерә?

– Кеше я нәселенә каршы бара, я аңа таянып яши. Ике очракта да мул, бәхетле тормышта гомер кичерергә була. Ләкин нәселе белән элемтәсен өзүченең балалары, оныклары ничек яшәр? Менә анысы – икенче мәсьәлә. Бу элемтәне өзгәнче, шуны уйларга кирәк.

– Кайбер белгечләр кешедәге алдан тоемлау хисен дә нәсел көченә бәйли.

– Бик кызыклы мәсьәлә бу. Алай булырга мөмкин. Кешедә саклану инстинктлары актив – алдан тоемлау шуның белән аңлатыла. Шул ук вакытта сине нәселең дә саклый ала. Ләкин бу һәрвакыт яхшыга илтми. Әйтик, берәүнең әби-бабалары бик бай булган, рәхәт яшәгән, ләкин кулаклаштыру чорында күченеп йөрергә мәҗбүр булган. Ул кеше бүген шулай ук бер урында төпләнеп яши алмаска мөмкин. Тәҗрибәмдә мондый мисаллар булды. Андый кешеләр үзләрен югалган, нигезсез итеп хис итә. Әмма һәр гаилә төрле, вакыйгалар да, ул вакыйгаларга карашлар да, аларның бүгенге буынга йогынтысы да аерыла.

Фикер

Зөһрә Кәримова, клиник психолог:

– Психологиядә нәсел көче мөһим урынны алып тора. Ул кешенең куркуларына да, карашларына да, ышануларына да, дөнья һәм башка кешеләр белән элемтәләренә дә йогынты ясый. Без теге яисә бу психологик установкадан тиз генә котыла алмыйбыз, чөнки без аны әти-әниебез, әби-бабабыздан «сеңдергән». Моннан тыш, кеше өчен якыннарының аңа карата булган фикере мөһим. Ул аңа иң төгәл, дөрес фикер булып тоела. Үз нәселен белгән кеше үзен яхшырак аңлый, кабул итә. Әмма бөтен кеше дә нәселе белән элемтәләрне җайлый алмый. Бу гаилә тарихында булган вакыйгаларны, әби-бабалары кылган гамәлләрне кабул итә алмау, аларга үпкә, ачу хисләре белән карауга бәйле. Бу хисләрне юкка чыгару өчен, билгеле, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Рәшид Амишов, тарихчы:

– Гаилә, нәсел тарихлары турында китаплар язам. Билгеле, мондый эш вакытны күп ала. Бик күп мәгълүмат белән эшләргә, эзләнергә туры килә. Китап язар өчен, ким дигәндә, ярты еллап вакыт китә. Бәясе дә 200 меңнән башлана. Миңа калса, моны башкарган кеше үзе өчен дә, нәселе өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә зур файда кыла. Нәселне өйрәнү психологик яктан, төгәлрәк әйтсәк, үзеңне аңлау өчен дә файдалы. Аннан соң «нәсел көче» дигән төшенчә бар. Ата-бабаларыбызга ихтирам күрсәтеп, алар хөрмәтенә изге эшләр башкарып, рухларына дога кылып, аларны шатландырабыз икән, тормышыбыз яхшыра, эшләребез дә уңа.

«Алма агачыннан ерак төшми» дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Нәсел программалары буенча белгеч Сергей Кулаков аны менә ничек аңлата: «Барлык сорауларга да җавап табигатьтә бар. Безнең ата-бабаларыбыз моны яхшы аңлаган. Алмагачтан өзелеп төшкән җимеш еракка китә алмаган кебек кешенең дә генофонды, ДНКсы нәсел системасының бер өлеше булып тора».

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү