Татарстанда эт балаларын вәхшиләрчә җәзалап үтергәннән соң тикшерү башланган

Питрәч районында ниндидер адәм актыклары эт балаларын асып үтергән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, “Бердәм Россия” париясенең “Хайваннар дөньясын саклау” проекты Татарстандагы координаторы Искәндәр Гыйниятуллин “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә шул хакта хәбәр иткән.

“Тагын шул Питрәч районы, тагын шул Иске Шигали, тагын этләрне күпләп үтерү очрагы. Бу юлы 1,5-2 айлык эт балаларын җәзалап үтергәннәр. Беркемгә зыян салмаган, мәхлук җан ияләрен биредә яшәүче бер хатын-кыз караган… Ни өчен Питрәчтә шундый хәлләр чыгып тора? Быел шул ук авылда этләрне җәзалау очрагы булган иде бит инде. Нинди адәм актыклары яши соң сездә?” – дип ачынып язган Гыйниятуллин.
Аның әйтүенчә, эт балалары 12 булган: аларны бер хатын-кыз караган. Шушы көннәрдә аларны ашатырга килгәч, берсен бауда күреп тетрәнгән. Шуннан соң берсен күршеләрдә тапкан. Калганнары һәлак булган. Гыйниятуллин искәртеп үткәнчә, атаклы кеше үтерүчеләр гадәттә үзләренең вәхшилекләрен хайваннарны җәберләүдән башлаган.

Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, полиция бу җәһәттән тикшерү үткәрә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.


Фикер өстәү