Йөзгә берәү тулмаган: «Безнең ишегалды» республика программасы 99 процентка үтәлгән

 Аны 33 районда төгәлләгәннәр инде.

«Татарстанда шәһәрләрне үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, ел башыннан бирле республикада яшәүчеләрдән ишегалларын тәртипкә салуга бәйле 7,1 мең мөрәҗәгать кергән. Шуның 131е – соңгы атналарда. Мөрәҗәгатьләрдә асылда ишегалды юлында су җыелып тору, подъезд ишеге түбәсеннән су тамып тору кебек мәсьәләләр күтәрелгән.

Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, программа нигезендә башкарылачак эшләр буенча халык белән очрашулар үткәрелә. Киләсе елда үзләренең ишегаллары төзекләндерелүен зарыгып көтүчеләр белән очрашуларның 90 проценты узган инде. Аксубай, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Сарман районнарында шундый очрашулар үткәрелгән.


Фикер өстәү