Нумеролог һәм тарологлар. Тормышны үзгәртү өчен сан һәм картага гына карау җитәме?

«Карма», «код», «чакра», «ресурс», «цикл», «энергия»… Бу сүзләр колак өчен ят булса да, бүгенгебезне, бик күпләрнең көндәлек тормышын тәшкил итә, кайсыларның икмәге булып та тора. Үзеңне өйрәнү, үзең һәм бу дөньядагы ролең турында белергә теләү, рухи гармониягә омтылыш – барысын да саннарга мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин. Шулар белән шөгыльләнүче  нумеролог һәм тарологлар торган саен популярлаша.

Саннар теле

Резеда Әлмиева – нумеролог. Алдан ук укучыларыбызны кисәтеп куябыз: язмада ят терминология күп булачак.

– «Тормыш матрицасы», аны әле «җан матрицасы» дип тә атыйлар, реинкарнация теориясенә буйсына. Ягъни кеше Җир шарында берничә тормыш яши, һәр тормышта ул нәрсәгәдер өйрәнә (беренчесендә, мәсәлән, эшләргә һәм хезмәт куярга, икенчесендә  яратырга, кешеләргә карата ягымлы булырга). Һәр тормышның – үз дәресләре, нәтиҗәләре, алар энергия белән күрсәтелгән. Энергия саннар белән бирелгән, алар 22гә кадәр. Шәхес типлары Тародагы «өлкән аркан»нар аша анализлана. Бу метод, шулай итеп, таро-нумерология һәм карма мәгълүматларына таянган, – дип сөйләде Резеда. –  Матрицаны ясау өчен туган көнен белү кирәк, кайбер вакытта кешенең ике датасын – чын һәм паспорттагысын да анализларга туры килә, чөнки икесе дә мөһим. Берсендә кешенең – эчке, икенчесендә тышкы характеристикалары яхшырак ачыклана.

Резеда сөйләвенчә, саннар аша бер белмәгән кешеләрнең дә тормышка карашларын, эшчәнлеген, җәмгыятьтәге урынын, теләк-омтылышларын ачыкларга мөмкин. «Танышларның матрицасын карагач та, нишләп ул менә шулай эшли икән дигән сорауга җавап табам», – дип сөйли тылсымлы өлкәсе турында Резеда.

Аңа мөрәҗәгать итүчеләр күбесенчә үзләренең бу тормыштагы урынын (предназначение) аңлау өчен килә икән. «Гадәттә, кешеләр бизнес ачканда яки үз һөнәрендә ниндидер кризис булганда мөрәҗәгать итә. Финанс, мәхәббәт өлкәсендә гел кабатлана торган хәлләр булганда да еш киләләр. Узган елның июленнән консультацияләр бирә башладым. Аена 8–10 кеше була. Рухи азыкка омтылыш инде берничә ел актив күзәтелә һәм тора-бара тагын да активлашыр, дип уйлыйм», – дип фаразлый әңгәмәдәшебез.

Эзотерик практикларга мөрәҗәгать итүчеләр, аларның ярдәмен көтүчеләр ник күп соң, нишләп алар психологка бармый? Бу сорауга җавапны Резеда үзе дә күптәннән уйлап йөри икән инде.

– Бердән, безнең халык бик борчулы. Алар гел нәрсәдер турында уйлый. «Горе от ума» диярсең, билләһи. Кешегә һәрвакыт нәрсәнедер чәйнәп бирүче, аңлатучы кирәк. Хәзер дөньяны «ак» һәм «кара»га бүлеп булмый, ә кешегә тыныч булып калу һава кебек кирәк. Борчылуга өстәп, бездә үз-үзеңә ышаныч юк һәм үзбәя бик түбән. Кайбер кешеләр консультацияләргә үз-үзенә игътибар кирәк булганга да килә. Кешеләрне мактаучы, алар белән сокланучы, аларга «син барысын да дөрес эшлисең» дип әйтүче чыганак кирәк. Гомумән, таро, наталь карталар һәм матрица – болар барысы да инструмент кына, дөрес куллансаң, алар тормышта күп әйберне аңлатырга сәләтле, – ди Резеда.

Бу мәйданчыкта кырыгалдарлар да шактый, әлбәттә. Алданмас өчен нишләргә?

– Белгеч турында күбрәк мәгълүмат табарга, аның эшенә карата бәяләмәләрне күзәтеп чыгарга кирәк, – дип киңәш итә Резеда Әлмиева. – Белгечне сайлаганда, эчке хис-кичерешләрне дә тыңларга онытмаска. «Тылсымлы дару» эзләп түгел, аңа конкрет сорау белән барырга. Мисал өчен, гаиләдәге эчкечелек проблемасын ничек хәл итәргә? Белгечкә баргач, үзең белән эшләргә әзер булырга кирәк. Киңәшләргә күз йоммаска. Мошенник корбаны булган очракта, сөйләшүләрне, хат-хәбәрләрне, банк аша акча күчерү турында мәгълүматны сакларга.

Картадан ни көтәргә?

Казанның Мәскәү урамында кабул итүче таролог исемен күрсәтмичә генә сөйләшергә булды. «Багучы, күрәзәче дип әйтмәсеннәр өчен», – ди. Бездәге халыкта скептицизм әле көчле, диюе инде. Югыйсә Таро карталарында багу  бик борынгы тәҗрибә санала һәм бөтен дөньяда кулланыла. Таролог, мәгълүм булганча, махсус карталар белән эшли, фал ача.

– Шәхси тормыш, мөнәсәбәтләргә бәйле юнәлештә эшлим. Хәзер күбрәк шундый сораулар белән киләләр дә. Әйтик, яныгызда сезгә тиң кешеме, якын киләчәктә ялгызлар кемне очратыр, бер-береңне аңлау өчен нишләргә, мөнәсәбәтләрнең киләчәге нинди? Шулай ук акча, эш, карьера, бизнес буенча мөрәҗәгатьләр белән дә эш итәм. Мин киңәшләрне тәҗрибәле психолог буларак та бирәм. Кешенең энергиясен аңлау өчен, аның исеме, туган елы, фотосурәте һәм кыскача гына нинди проблема-сорау белән килүен белү мөһим. Беркайчан да үземнән уйлап чыгарып сөйләмим. Мин эш иткәндә Якты көчләргә генә таянам. Фаразларым төрле була. Әмма карта һәрвакыт теге яисә бу мәсьәләне төзәтеп, дөрес якка борып җибәрергә киңәш бирә, – ди ул. – Әлбәттә, ил-көн яңалыкларына бәйле рәвештә киләчәк турында сораучылар да бар. Фаразлар, вазгыятьнең нинди якка борылуы турында ишетергә телиләр.

Ул онлайн да кабул итә. Кешеләр белән социаль челтәрләр аша да борчыган сорауларына ачыклык кертеп була икән. Бер сорауга җавап яисә бер юнәлешкә бәйле картада онлайн багу 300 сум тирәсе булса, очрашып сөйләшү 1 мең сумнан башлана.

Ышанырга түгел ышанмаска

Өтерне кайсы урынга куясын һәркем үзе хәл итә, әлбәттә. Безнең максат – хурлау йә мактау түгел, аңлату гына. Әйтик, ни өчен эзотерик күренешләр хәзер аеруча популяр? Нигә аңа ышану дәрәҗәсе  шулай зур?

Баксаң, кичә-бүген барлыкка килгән үзгәреш түгел икән инде бу. Коронавирус пандемиясе чорыннан ук башланган ул. Әйтик, 2021 елда ук китап нәшер итү белән шөгыльләнүче зур компанияләр халыкның эзотерика буенча китаплар белән кызыксынуының кисәк артуына игътибар иткән иде. Мәсәлән, «Эксмо» нәшрияты мәгълүматлары буенча, аларның мондый төр китаплары 53 процентка күбрәк сатылып, 400 млн сум  табыш китергән. Чагыштыру өчен: 2020 елда әле бу сан 13 процент тирәсе генә булган.

Китаплар белән бергә, багу карталарына да ихтыяҗ арткан. Әйтик, соңгы елда Wildberries маркетплейсында Таро картасын 486 процентка күбрәк алганнар.

Психологлар исә кешеләрнең эзотерикага һәм эзотерика белән мавыгучыларга мөрәҗәгать итүенең берничә сәбәбен атый.

Клиник психолог Павел Жавнеров аңлатканча, кешеләр теге яисә бу мәсьәләнең гади чишелешләрен эзли. Психолог сүзләренчә, эзотерикага күбесенчә эмоциональ яктан тотрыксызрак кешеләр бирелә. Бу күренешләргә ихтыяҗ артуга исә соңгы арада булган вакыйгалар тәэсир итә. Әйтик, дөньякүләм проблемалар, бәяләр үсеше. «Болар барысы да кешегә йогынты ясый, ул үзен бу хәлләрдән сакларга, рухи яктан тынычландырырга тели. Эзотерика җиңел җаваплар бирә», – дигән фикердә белгеч.

Фән кырында исә фаразлаучы һәм өмет өстәүчеләргә башка караш хакимлек итә. Мисал өчен, Россия Фәннәр академия институтының ялган фәннәр һәм фәнни тикшеренүләрне фальсификацияләүгә каршы көрәш буенча комиссиясе вәкиле Александр Панчинның бу уңайдан фикере мондыйрак: «Галимнәр һәрвакытта да яхшы оратор түгел. Алар белгән, өйрәнгән мәгълүматны җиңел генә җиткерә дә алмаска мөмкин. Мистик тәгълиматларны пропагандалаган кешеләр ышандыра белә. Бу – аларның икмәге. Алар никадәр күбрәк ышандырсалар, шулкадәр күбрәк дан казаначак».

 

Форсаттан файдаланып, Резедадан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «тормыш матрица»сын сораштык. Хөрмәтле шәхесебезнең тиздән туган көне җитәсен дә исәпкә алдык. Сурәттәге саннар аның нинди энергиягә ия кеше һәм аның нәрсә аңлатканын тәкъдим итәбез.

 

Туган көн: 20.01.1937

20 – визит карточкасы:

кеше бу дөньяга: милләт, халык, ил хакына эшләргә; үз нәселен данларга, фамилиясен танытырга; гаилә кыйммәтләре турында җиткерергә, милли проектларда катнашырга дип туган.

Еш кына мондый кеше башкаларга дәрес бирә. Аның бурычы – кешеләрнең аңын, дөньяга карашын үзгәртү.

Шәхес кармасы – «Гыйсъянчы» (Бунтарь) 15-20-5 программасы. Кеше гаиләсендәге башка әгъзалардан аерылып торырга мөмкин, бу шәхес ниндидер системага бик бәйле яисә, киресенчә, аны инкарь итә. «Бунтарь»ның бурычы – нәселгә яңалык алып килү.

1 – кешенең хәлиткеч энергиясе:

шәхескә бар җирдә һәм һәрвакыт беренче булырга кирәк. Аңа алдынгы позицияләрдә, беренче баскычта булу, идарә итү мөһим. Аның тормышында барысы да «тылсым таягы» ярдәме белән барлыкка килгәндәй тоелырга мөмкин. Бу аның узган тормышларында алынган көчле потенциалы, рухи өлгергәнлеге турында сөйли. Моңа 20-5-3, 21-7-4, 7-6-17 комбинацияләренең кабатлануы да ишарәли.

4 тапкыр 7 энергиясе очрый. Бу кешегә алга бару, бер урында утырмау мөһим. Максатчанлык, карьера үсеше турында да әйтә.

3 тапкыр 21 энергиясе очрый, өстәвенә финанслар зонасында да. Бу кешене дипломат буларак билгели. Аңа кешеләрне берләштерү, тынычлык һәм иминлек юлы белән бару мөһим.

 

P.S. Язма нумерология һәм тарология кебек эзотерик юнәлешләрне күренеш буларак тасвирлау һәм алар белән таныштыру максатын күздә тотып язылды.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү