«Үзгәрешләр бөтен дөньяга нык тәэсир итәчәк»: Якын Көнчыгыштагы киеренкелек нәрсә белән тәмамланыр?

Даими укучылар хәтерли торгандыр: һәр Яңа елга фараз язганда, без кешелек җәмгыяте өчен мөһим вакыйгаларның Якын Көнчыгыштан башланасын искәрттек. 

2020 елга фаразда: «Киеренкелек Якын Көнчыгыш сызыгы буйлап көчәячәк… Зур дәүләтләрнең низаглары «кара алтын»лы мөселман дөньясындагы вазгыятькә тыкшыну рәвешендә барыр, мөгаен», – дигәнбез. 2023 фаразында исә: «Бар ислам дөньясында тектоник плитәләрнең көчле хәрәкәте көтелә, әмма хәлиткеч вакыйгаларның кайчан буласын төгәл әйтә алмыйбыз. 2023 ел чигендә үк булмаска да мөмкин. Әмма бер нәрсә бар: ислам дөньясындагы үзгәрешләр бөтен дөньяга нык тәэсир итәчәк. Россиягә аеруча», – дигәнбез.

Без язган фаразларның фальстарты бүген Фәләстыйнда булып ята. Үткән атнаның шимбәсендә Газзә секторында бар кешене шаккатырган хәл булды: ХАМАС сугышчылары Израиль Газзә чигенә корган «акыллы стена»ны җимереп, сиончылар оккупациясендәге Фәләстыйн шәһәрләрен яулап алды, байтак тотыклар кулга төшерелде. Һөҗүм һавадан да, диңгездән дә, коры җирдән дә барды. Парапланнар һәм дельтапланнарга утырган гыйсъянчыларның җиргә төшеп утыруларын сурәтләгән видеоларны теләгән кеше интернеттан таба ала.

Бер нәрсәне искәртик: Израильнең регуляр армиясендә 176,5 мең кеше хезмәт итә. Израиль чыганаклары беренче сәгатьләрдә ХАМАСның өч йөз сугышчысы бәреп керде дип хәбәр итте, аннан соң аларның саны 2 меңгә җиткән. Фәләстыйнлылар бернинди каршылык күрмичә диярлек, 40–50 километрдан артык юл үтеп, Газзәне Иордан елгасының көнбатыш яры белән тоташтыра яздылар. Дөньядагы иң яхшылардан дип саналган «Меркава» танклары яндырылды һәм трофей итеп алынды. Гыйсъянчылар яулап алынган шәһәрләрне кулда тотуны максат итеп куя алмый иде. Партизаннар сугышы күз алдында тотылды.

Без сугыш хәрәкәтләре турында тәфсилләп сөйләргә җыенмыйбыз. Шимбә һөҗүме барлык сәяси көчләр тарафыннан да «тарихта тиңе күрелмәгән» дип бәяләнде. Чик буендагы «акыллы стена» беркем дә үтә алмаслык дип санала. Ул хәтта җир астында да бар, туннель казып та үтә алмыйсың. Алдагы елларда шунда хезмәт иткән гыйбри солдатлары «аңа кош та якыная алмый» дип белдерделәр һәм ХАМАС сугышчыларының үтеп керүе махсус оештырылды дигән фикерне алга сөрәләр.

ХАМАС һөҗүмнең башында ук үз сугышчыларына тыныч халыкка кагылмаска әмер бирелүен игълан итте. Әмма нәкъ менә шунда –  хатын-кызларны һәм балаларны вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнде дә. Урын аз булганлыктан, без гаепләүләрнең берсен генә китерәбез. Израильнең тәүлек буе эшләүче халыкара i24 News телеканалы сишәмбе көнне фәләстыйнлылар кырык баланың башын кисеп үтерде дигән репортаж эшләп таратты. Репортаж дигәч, сез уйлый күрмәгез тагын: анда бер баланың да мәете күрсәтелмәде. Әмма бу дөньякүләм шау-шу таратты. Байден ХАМАСны «балалар үтерүче» дип атады, Байден администрациясе вәкиле Джон Кирби телеэфирда күз яшьләрен чак тыеп торды. Дөрес, соңыннан физиогномистлар фаш итте: Кирби камерага уйнады, диделәр. Төрекләрнең «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы булмаса, башы киселгән кырык бала фәләстыйнлыларга ягылып кала иде. Әмма «Анадолу» журналистлары ЦАХАЛ (Израиль армиясе) җитәкчелеге белән элемтәгә керде. Генераллар исә андый факт булмавын раслады. Репортажны эшләгән журналист хатын-кыз да танырга мәҗбүр булды: ул бер баланың да мәетен күрмәгән. Автор бу юлларны язганда, мөселманнарга дошман булган бик күп чыганаклар «репортаж»ның фейк булуын таныды. Бик күп шундый башка фейклар да фаш ителде. Гыйсъянчыларның рәхимсезлеген раслаган аз санлы кайбер фактлар булуы ихтимал. Бар кешене дә контрольгә алып булмый, сугыш – рәхимсез эш.

Фейклар таратуның максаты исә сиончыларның рәхимсез рәвештә Газзә секторын утка тотып, җир белән тигезләвен аклау һәм гыйбри солдатларының «кулын чишеп», һәртөрле ерткычлыкка рөхсәт бирү иде. Израильнең оборона министры Йоав Галант: «Без сугыш алып баруның барлык кагыйдәләрен гамәлдән чыгардык. Безнең солдатлар бер нәрсә өчен дә җавап тотмаячак. Хәрби судлар булмаячак», – диде. «Яңа Газзәдә бернинди йорт та булмаячак, бары тик палаткалар гына», – дигән сүзләр дә шуныкы. Гыйбриләргә тыныч халыкны үтерергә дә, таларга да, көчләргә дә ярый дигән фикер ачыктан-ачык әйтелә башлады. Газзә секторына ут һәм су бирү туктатылды, Мисырдан килүче гуманитар ярдәм машиналары Тель-Авив бомбага тоту белән янагач кире борылды. Димәк, 2,5 миллионлап кеше бомбага тотулардан исән калса, ачлыктан һәм авырулардан үлеп бетәргә тиеш. Аларны кешегә санамыйлар.

Израиль коры җирдән дә Газзәгә бәреп керергә җыена. Бу юллар язылганда, коры җир операциясе башлану алдында. Резервтагы  360 мең сугышчы армиягә чакырылды. ЦАХАЛның 2,5 миллион сугышка яраклы резервы бар. Израиль армиясендә хатын-кызлар да хезмәт итә. ХАМАС кораллы көчләре 40 мең кешедән тора, тагын ун меңлек башка төркем сугышчылар бар. Көчләр чагыштырмасы ни дәрәҗәдә тигез түгеллеге калькуляторсыз да күренә. Заманча коралланган, ни теләсә, шуны эшләргә рөхсәт ителгән сугышчыларның бомбага тотылганнан соң айный алмаган халык өстенә килеп керүен күз алдына китерә аласыздыр.

Ни өчен Израиль ачыктан-ачык геноцидны бөтендөнья җәмәгатьчелеге күз алдында шулай җиңел генә эшли ала? АКШның тиңсез яклавыннан файдалана. Сугышның беренче сәгатьләрендә үк Тель-Авив Вашингтоннан хәрби ярдәм сорады һәм ярдәм кичекмәстән юлга чыкты һәм килеп тә җитте. АКШның «Джеральд Форд» очкыч йөртүче корабы һөҗүм итүче кораблар төркеме белән Урта диңгездә һәм Газзәгә ярдәм күрсәтергә теләүче мөселман илләренә сугыш белән яный. Тагын бер шундый төркем юлга чыгачак, диделәр. Очкыч йөртүче кораблар экипажы гына да якынча 5 мең кешедән тора.

Израиль оештыра башлаган вәхшәт ризасызлык уятмый кала алмый. Төркия башлыгы Рәҗип Әрдоган, фәләстыйнлыларның гуманитар хокукы бозыла, дип тавыш кубарды. Тыныч халыкны судан һәм электрдан, азык-төлектән өзү халыкара хокук нормаларын боза. Шундый ук белдерүне БМО Генераль секретаре да ясады. Немец язучысы Юдит Мейер: «Сез Израиль тарафыннан коралсыз журналистлар, табиблар һәм балалар үтерелүен гаепләмисез икән, хәзер ХАМАСны да гаепләргә кирәкми. Женева конвенциясе тарафыннан каралган хәрби җинаятьләр өчен җаваплылык һәркемгә мәҗбүри», – дип белдерде. Намусы уянучылар гыйбриләрнең үз арасында да байтак. Израиль парламенты әгъзасы Офер Кассиф: «Хөкүмәт фәләстыйнлыларга карата геноцид кыла», – дип чыгыш ясады. Европа хакимиятләрендә дә карашлар үзгәрү ягына авыша. Сиончыларга бүген тиңе күрелмәгән вәхшәт оештырырга юл куелса, Җир шары күләмендә явызлыкка юл ачылачак. Алар, Якын Көнчыгышның йөзен үзгәртәбез, дип тотындылар. Ул, чынлап та, үзгәрәчәк, әмма озак сроклы перспективада алар теләгәннең нәкъ киресе килеп чыгачак. Бөек үзгәрешләрнең увертюрасын гыйбриләр уйный, әмма төп өлештә бөтенләй башка көчләр мәйданны яулаячак.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү