Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнде

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар. Разил Вәлиев Курган комплексында җирләнде.

Разил Вәлиевнең җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган иде һәм халык сәхнәгә менеп хушлашты. Хушлашу Мәрҗани мәчетендә дәвам итте – биредә җомга намазы һәм җеназа намазы укылды.

/Татар-информ


Фикер өстәү